Хәзерге көндә бәхет төшенчәсен сәламәт булу дип аңлаталар. Бу, чыннан да, шулай. Чөнки сәламәт булганда гына без шаярабыз, дөньяның матурлыгына сокланабыз, ә иң мөһиме – дөрес фикер йөртә алабыз.
Мин үзем сәламәтлекне кечкенәдән сакларга, ныгытырга кирәк дим. Тәпи баскач, безне спорт белән әкрен генә таныштырып, чыныгулар алып яшәргә әти-әниләребез өйрәтсә, зурайгач, үзебез шөгыльләнәбез.
Башлангыч сыйныфтан бирле мин бассейнга йөзәргә йөрим. Су – иң чиста, саф, бик көчле дәвалау чарасы. Йөзү барлык органнарга көч, ныклык бирә. Йөзеп арыгач, бөтен тән үзенә бер рәхәт ару тоя. Менә шул вакытта үзеңдә көч сизәсең.
Яшьләр хәзер күбрәк кино залларында, компьютер уеннарында утыралар. Заман шуны таләп итә. Үзебез дә барысына да вакытны дөрес бүлгәндә генә җитешә алабыз.
Вакыт төшенчәсе дә сәламәтлеккә зур йогынты ясый. Шуңа күрә, дөрес вакыт бүленеше, көндәлек режим, төгәл уйлау – спорт өчен иң зур ярдәмчеләр. Барыбыз да сәламәт булыйк, сәламәтлекне ныгыту, спорт белән шөгыльләнү тормыш рәвешебезгә әйләнсен.
Данис МИРГАЛИМОВ,
Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 9Б сыйныфы.<
...
Алга таба укырга »