Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 26 » СУ - БИК ГАДИ hӘМ БӨЕК МОГҖИЗА
21:39
СУ - БИК ГАДИ hӘМ БӨЕК МОГҖИЗА
      Җир шарының күп өлеше су белән капланган. Океаннар hәм диңгезләр планета өслегенең өчтән бер өлешен алып тора. Җирдәге суның күп өлеше парга әйләнеп атмосферага менә, болытларга әйләнә. Алардан яңгыр явып, җирдәге тереклекне тәэмин итә. Шуны да онытмаска кирәк: кеше үзе дә 40-50 литр судан тора - бу тәннең 70%ы дигән сүз.                                     Билгеле булганча, бөтен каты hәм сыек җисемнәр салкында кысылалар. Күләм кечерәйгәндә тыгызлык hәм авырлык арта. Ә су киресенчә, туңганда киңәя, шуңа да боз суның үзеннән җиңелрәк.
Суның физика законнары белән бәйле үзенчәлекләре җирдәге тереклекне саклап калуда зур әhәмияткә ия.
Су башка сыеклыклар кебек булса, салкында астан (төптән) туңа башлар иде. Ә болай, елга-диңгезләрнең өсте генә туңа. Елга-күлләрдә яшәүче җан ияләре кыш көне дә туңмыйлар.
Суның тереклек өчен кыйммәтле тагын бер үзенчәлеге бар: ул бик яхшы агу сыфатына ия. Яхшы акканга күрә, ул агач яфрагының иң нечкә җепселләрен дә сугара ала.
Укучылар! Суның кадерен белергә, аны исраф итмәскә кирәк.
 
 
 
Сәхифә: Гап-гади могҗиза | Карап алулар: 1122 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: