Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Май » 9 » "СУГЫШ" СҮЗЕ
23:21
"СУГЫШ" СҮЗЕ
«Сугыш» сүзе - кайгы, күз яше ул,
Җирдә булган бөтен нәрсәгә
Аямыйча өрә утлы сулыш,
Әйләндерә кара күмергә.
 
Сугыш үзе шундый авыр булган,
Күпме кеше киткән сугышка,
Күпмесенә сугыш яра салган,
Ә күпмесе кире кайтмаган.
 
Күңелләрдә халкым батырлыгы
Якты хәтер булып саклана.
Безнең буын балалары
Алар батырлыгына соклана.
 
«Сугыш» сүзе шундый авыр…
Ветераннар уйга калганнар…
Алар күргәннәрне беркайчан да -
Күрмәсеннәр иде балалар!
 
Сөмбел МИННӘХМӘТОВА, 8 В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1024 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Сөмбел МИННӘХМӘТОВА | Рейтинг буенча: 4.5/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: