Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Май » 20 » "ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ" БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК
18:02
"ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ" БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК
                                      
 
     Бүген Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат  "Табигать - туган йортыбыз" бәйгесенең җиңүчеләрен үзенә җыйды. Бәйгегә 20 нче марттан 1 нче майга кадәр укучылардан язмалар кабул ителеп торды. Әтнә, Әгерҗе, Әлмәт, Актаныш, Арча, Алабуга, Апас, Буа, Баулы, Биектау, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Питрәч, Нурлат, Кукмара, Сарман, Тукай, Казан, Чаллы, Түбән Кама  һ.б. район-шәһәрләрдән язмалар килде. 100 гә якыны "Илһам"да һәм "Көмеш кыңгырау" газетасында басылып чыкты. Почтага килгән язмалар, жюри тарафыннан  кат-кат укылып, тикшерелгәннән соң, түбәндәге урыннар билгеләнде. Әлеге укучыларга  төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
 
МӘКАЛӘ НОМИНАЦИЯСЕ
 
I урын 
 
Зөлфирә ГЫЙЛӘҖИЕВА, Түбән Кама районы, Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
 
II урын
 
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Яр Чаллы шәһәре, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 7В сыйныфы укучысы
 
Равилә МАХАНОВА, Әтнә районы, Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
 
Гүзәл ФАРРАХОВА, Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
 
III урын
 
Лениза МӨХӘММӘТОВА, Мөслим районы Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
 
Фәридә ХАҖИЕВА, Яр Чаллы шәһәре, 43 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
 
 
НӘСЕР НОМИНАЦИЯСЕ
 
I урын
 
Регина МӨХЕТДИНОВА, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 А сыйныфы укучысы
 
II урын
 
Айбулат ХАҖИЕВ, Актаныш районы Такталачык урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
 
Рәнилә ШӘРИФУЛЛИНА, Яр Чаллы шәһәре, 29 нчы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы
 
Алсу САДЫКОВА, Яр Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 7 сыйныф укучысы
 
III урын
 
Альбина НУРГАЛЕЕВА, Нурлат районы, Иске Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
 
Энҗе ГАРИФУЛЛИНА, Казан шәһәре, Киров районы 70 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы
 
Чулпан КАСЫЙМОВА, Кукмара районы, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче Кукмара гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы
 
 
ӘКИЯТ НОМИНАЦИЯСЕ
 
 I урын
 
Азилә ӘЮПОВА, Яр Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 8 сыйныф укучысы
 
II урын
 
Лилия СӘЕТОВА, Актаныш районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
 
Риназ ГАЛЕЕВ, Алабуга районы, Олы Шүрнәк гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
 
III урын
 
Зилә САФИУЛЛИНА, Тәтеш районы, Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучысы
 
Анастасия МЯКИНА, Түбән Кама шәһәре, «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 22 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе», 7 нче сыйныф укучысы
 
Илдар САБИРОВ, Сарман районы МБББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе"нең V сыйныф укучысы
 
 
 
P.S. Йомгаклау өлешенә килә алмаган укучылар, элемтәгә чыксагыз иде.
 
Язмалары басылган укучыларга сертификатларны 27 нче майдан җибәрә башлыйбыз. Күзәтеп барыгыз.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1273 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: