Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Апрель » 20 » ТАТАР КЫЗЫ - ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ
09:19
ТАТАР КЫЗЫ - ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ
        Кичә 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Татар кызы - таң йолдызы" регионара бәйгесенең финалы үтте. Финалда 10 кыз төрле яктан осталыкларын күрсәтеп көч сынаштылар.
      Бәйгенең гран-приена  29 нчы гимназиядән Ләйсән Гатауллина лаек булды. Аңа «Татар кызы – таң йолдызы-2012"  җиңүчесе Лилия Кадырова  калфак тапшырды.
     Ләйсәнгә имидж-студиядә уку һәм аннан соң эшкә урнашу өчен 20 меңлек сертификат тапшырдылар.
Беренче урынга  - 60 нчы мәктәптән Миләүшә Разова, икенче урынга  - Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаттан Миләүшә Фазылҗанова, өченче урынга исә 2 нче гимназиядән Алсу Ибраһимова лаек булдылар. Кызларга бүләк алыр өчен сертификатлар тапшырдылар. Калган финалист кызларны төрле номинацияләрдә бәяләп үттеләр.
 
 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 978 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: