Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Гыйнвар » 16 » ТЕЛНЕ САКЛАУ, ҮСТЕРҮ ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА БИТ!
22:10
ТЕЛНЕ САКЛАУ, ҮСТЕРҮ ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА БИТ!
Шигырь язучы кызларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге кунагыбыз Азнакай ягыннан, 9 нчы сыйныф укучысы Рәзилә ЛОТФУЛЛИНА. Ул да "Сәйлән" шигырь түгәрәгенә йөри. Киләчәктә үзенең китабын бастыру хыялы белән яна.
 
Татарча сөйләшик
Әтием, әнием татарча сөйләшә,
Әбием, бабаем татарча гөрләшә.
Татарча сөйләшү электән килгән ул,
Аллаһы бу телне безгә дип биргән ул.
Татарча сөйләргә, син, һич курыкма!
Үз татар телеңне, син,бер дә онытма!
Телне саклау, үстерү – ул бездән тора,
Әйдәгез, алайса, сөйләшик татарча!
 
Кышкы урман
Кышкы урман бигрәк матур,
Бар дөньясы ап-актан.
Кар өсләре чуп-чуардан.
Җанвар эзе як-яктан.
Кайбер җирдә тычкан, төлке,
Хәтта бүреләр эзе.
Хайваннарның безнең якта
Күп икәнен күрдек без.
Күп булса да, кыргый хайван.
Табигатьне саклыйк без!
Җәнлекләребезне атмыйк,
Кадерләп кенә саклыйк!
 
Хәлләрне сорасалар
Кайткач каршы алалар,
Киткәч озатып калалар.
Кайткач, сагындык диеп,
Гел кочаклап торалар.
 
Киткәч исә оныталар,
Хәтердән чыгаралар.
Ичмасам, шалтыратып,
Хәлләрне сорасалар...
 
                      Рәзилә ЛОТФУЛЛИНА, 9А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Таныш булыйк | Карап алулар: 1264 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Рәзилә ЛОТФУЛЛИНА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: