Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Декабрь » 29 » ӘТИЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!
23:44
ӘТИЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!
      Язучы Айдар Хәлим - минем әтием. Бу горурлык та hәм минем өчен зур җаваплылык та. Ул кеше буларак миңа бик кадерле. Аның төп өч сыйфатын гомумиләштерә торган бер сыйфат бар - ул да булса намуслылык, кешене рәнҗетмәү, кешене куандырып яшәү. Үзенең таләпчәнлеге аркасында ул каты бәгырьле кеше кебек тоела. Ләкин бу hич тә алай түгел. Ул бик тә йомшак, нечкә күңелле кеше. Әгәр дә ул берәрсен ниндидер катырак әйткән сүз белән рәнҗеттем дип уйласа, төннәр буе йоклый алмый. Ул кешене кызганып, күзенә яшь бәреп чыга. Аның кара төндә сикереп торып, ул кешегә шалтыратуы, еракта булса хат язуы мөмкин. Әгәр дә мондый чаралары булмаса, шул кешенең өенә барып гафу үтенүе мөмкин.
      Башта мин әтинең өч сыйфаты турында әйтеп киткән идем, хәзер шуларга килик.
      Беренчесе. Ул табигать кебек гади hәм катлаулы. Әтием табигатьне шулкадәр сөя, торгач та беренче эш итеп, тәрәзәгә карый hәм Хәсән Туфанча әйтеп куя:
               - Тышта ниләр бар икән?
               Яңгыр микән, кар микән?
      Ул шигырьләрен дә табигатьтән илhам алып яза. Шигъри юлларында чын табигать сурәте барлыкка килгәч, аның күзенә шундук яшь бәреп чыга hәм ул: "Менә ичмасам, чын шигырь!" - дип кычкырып җибәрә. Ул шигырь юлын әнә шул яшь бәреп чыкканчы җафалый. Табигать аның өчен "яңгыр микән, кар микән?" генә түгел, ә яшәү рәвеше, табигый булу.
      Икенче сыйфаты - тырышлык. Ул берьюлы уйлый, яза, җырлый hәм нәрсәдер ясап та күрсәтә ала. Тырышлык аны шундый зур язучы иткән дә инде. Ул урам себерүдән алып, печән чабу, ат җигү hәм катлаулы романнарга кадәр язуны тигез күрә. Кешеләргә булган таләбе дә шул тырышлык аша. Тырыш булмаган кешегә аның күңеле тиз суына, кайвакытта ул кеше белән сөйләшми дә. Бер тапкыр мин аңардан: "Ни өчен шулкадәр таләпчән син?" - дип сорадым. "Эшен белмәгән кеше, тормышын да оештыра белми ул", - дип әйтте миңа әти.
      Өченчесе - чама. Әтием фикеренчә, hәрнәрсәдә чама булырга тиеш. "Тормыш, гомумән, чама", - ди ул. Артыгын эшләп кеше картая, имгәнә, яшьли үлеп тә китүе мөмкин. Артыгын ял итеп, кәеф-сафа корып, кешенең җиңел холыклы ялкауга әверелүе мөмкин. Артыгын мактап кешене узындыруы, артыгын тәнкыйтьләп кешене кимсетүе мөмкин. Кеше белән үзеңнең мөгамәләңне төзегәндә, аның үз мөмкинлегеннән чыгып эш итәргә кирәк.
      Менә шулай яши hәм эшли минем әтием. Ул гомере буе кешеләргә хезмәт итә. Әтием миңа тормышымда үрнәк, остаз булып тора.
 
                      Кадрия ХӘЛИМОВА, 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1387 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Кадрия ХӘЛИМОВА | Рейтинг буенча: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: