Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2017 » Ноябрь » 29 » ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ
02:40
ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ

       Туган җирнең матурлыгына хозурланмаган кеше юктыр, минемчә. Шагыйрьләр – үзләренең шигырьләрендә, язучылар – әсәрләрендә, композиторлар – көйләрендә туган җирне яратуларын чагылдыралар.

“Туган җир” диюгә, иң истәлекле, күңелгә кереп калган урыннар, вакыйгалар күз алдына килә. Бер мизгелгә шул үткәннәргә кайтып килгән кебек үзеңне тоясың. Кешегә гомере буена шушы истәлекле вакыйгалар, туган җирнең җылысы яктылык, җылылык бирә.

Кая гына китсәң дә, нинди генә байлыкка күмелеп яшәсәң дә туган җиренә кеше өзелмәс җепләр белән бәйләнгән.

Фәнис Яруллиннның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырендә дә бу бик ачык күренә. Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле дип бәя бирә шагыйрь туган якка.

Әйе, туган якны сагыну, анда кайту сәбәпләре бик күп төрле. Моны читкә китеп караган кеше генә аңлатып бирә ала торгандыр.

Туган җирендә яшәп, төпләнеп калган кешеләр бәхетледер дип уйлыйм. Туган җирне яклап, саклап яшәү безнең бурычыбыз.

 

 

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА,

84 нче лицей-интернат, “Электрон матбугат” түгәрәге әгъзасы

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 30 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: