Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Декабрь » 25 » ТУГАН ЯГЫМ - ЯШЕЛ БИШЕК
20:51
ТУГАН ЯГЫМ - ЯШЕЛ БИШЕК
     …Әбием ниндидер моңлы көй көйли… Исемә төшерергә җыенам: ниндидер таныш көй ич бу! Ә-ә-ә, бу бит "Туган як” җыры! Ничек оныта алганмын мин аны! Җырдагы кайбер юллар искә килеп төшә:
                   Талпына күңел, талпына, ашкына...
                   Ярсуына түз, түз генә.
                   Каенлыкта җиләк пешкән –
                   Тиз үрелеп өз генә!
      Бу җырда кешенең чын күңеле белән илен сөйгәне, күңеленең туган ягына талпынуы, аның табигате, каенлыкларда, болында җиләкләр пешүе, кешеләрнең шунда җиләккә йөрүе – болар барысы табигый кебек, ә бит бу җырда аларны безгә хыялый дөнья итеп күрсәтәләр. Бу җырның авторлары безне туган якны тагын да ныграк хөрмәт итәргә, яратырга өнди.
     Туган як – ул синең илең, син чын йөрәктән: "Ул минем илем, Татарстан – минем ватаным!” – дип әйтә аласың. Монда синең күп туганнары яши, син алар белән аралашасың, яшисең. Туган ил сине яклый, ул һәрвакыт синең өчен. Шуңа күрә без дә Туган ягыбызны сакларга тиешбез, бу – безнең изге бурычыбыз. Без аның табигатен аңлый, саклый белергә тиешбез, һәм, кешеме ул, әллә җәнлекме, барыбер, без аны рәнҗетмәскә, яклый белергә тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, бу турыда күп кеше оныта. Үзебезнең Ватаныбыз турында кайгыртып, аны яклап, яратып яшәргә язсын иде.
 
                        Алсу САДЫКОВА, 7В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 2840 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Алсу САДЫКОВА | Рейтинг буенча: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: