Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 14 » ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ЛИЦЕЙ!
02:25
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ЛИЦЕЙ!
 Туган көнең белән, лицей!14 нче ноябрьдә безгә 14 яшь
Лицеебызның тормышына кыскача күзәтү ясасак, яуланган үрләр түбәндәгеләр:
- Чаллының төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар тарафыннан тупланып,  үз эшчәнлеген башлап, лицей шәһәрдә танылган уку йортына әверелде. Укытучылар актив рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаганнар.
- Заманына туры килгән ысуллар кулланып, шәһәребездән килгән укучылар белән эшләүгә юнәлгән укыту-тәрбия системасы төзелде, шул исәптән яңа проектлар тормышка ашырылды (укучылар үзидәрәсе, лицейның «Илһам» газетасы, лицей театры һ.б.)
- Бик тә үзенчәлекле иҗади һәм шул ук вакытта милли кыйммәтләрне саклауга юнәлгән мохит тудырылды.
- Шәһәребездә беренчеләрдән булып, лицеебыз Россия Федерациясе күләмендә оештырылган милли проект кысаларында грант откан.
         Хәзерге вакытта ирешелә бара торган үрләр:
- Укытучы-остазлар өметле яшь белгечләр белән үз тәҗрибәләрен уртаклашалар, лицеебыз республика күләмендә эшчәнлеген киң җәелдерә бара. Укытучыларның төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулавы дәвам итә.
- Шәһәребездән һәм республиканын төрле төбәкләренән килгән укучылар белән лицейда булдырылган укыту-тәрбия системасына нигезләнеп эш алып барыла, бер-рәттән яңа проектлар кертелә (шул исәптән, «Лидер-укучы», «Лидер ата-ана», «Иң үрнәк гаилә» проектлары, элеккесенә өстәп тагын бер укучылар театры эшли, кәгазь варианты белән бер-рәттән, лицей газетасы электрон форматта булдырылган һәм ул эчтәлеге, стиле белән кәгазь вариантыннан аерылып торачак)
- Булган мохитны саклау белән бер-рәттән, балаларның, әти-әниләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, яңа спорт секцияләре ачылган (шул исәптән татар көрәше), яңа профильләр кертелгән, лицейның Рәсәй һәм халыкара конкурсларда югары бәя алган электрон ресурслары бар, читтән килеп укучылар өчен интернат эшли.
- Лицей шәһәр һәм республика күләмендә сәләтле балалар белән эшләүче үзәккә әверелә бара. Бездә республика күләм укучылар өчен «Сәләтле» дигән интеллектуаль-иҗади конкурс, «Яшьләр фәнни эзләнүләрдә» дигән исем астында республика күләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә; Шәһәр Мэры тарафыннан иглан ителгән грантта җиңеп, безнең лицей бөтен фәннәр буенча сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен шәһэребезнең төрле мәктәп укытучылары белән уртаклаша.
- Елдан ел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре үсә бара.
   Якын киләчәктә ирешелергә тиешле үрләр:
- Яңа буын укытучыларының яңа зур бурычларны чишүгә әзер булуы.
- Милли усешкә юнәлгән, яңа заман таләпләренә туры килерлек итеп укыту – тәрбия системасын камилләштерү.
- Лицейның булган традицияләрен, юңәлешләрен саклап, белем бирү сыйфатын тагын да арттырып, заман сулышын тоеп эшли торган уку йорты булып алга таба да камилләшү.
 
     Лицейның камил, дәрәжәле, унышлы булуы галиакышлыларның үзләре намуслы, уңышка ирешүче шәхесләр булуы белән бәйле. Галиакышлылар гаиләсе – ул безнең укытучыларыбыз, укучыларыбыз, әти-әниләребез. Барыгызны да да лицейның Туган көне белән котлыйм!
 
                                                            Ш.Р. Закиров, лицей директоры
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1153 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: