Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Ноябрь » 11 » ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ЛИЦЕЙ!
17:11
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ЛИЦЕЙ!
       Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта  беренче ел гына укуыма карамастан, ул минем күңелемә иң яраткан белем учагы булып кереп өлгерде. Якты колач җәеп каршы алган укытучылар иң якын кешеләргә әйләнделәр. Яңа сыйныфташларымны бер көн күрмәсәм дә сагыну хисе барлыкка килә. Шушы лицейда укуыма мин, һичшиксез, шатмын. Чын лицеистлар арасында уку үзе бер шатлык дип уйлыйм. Бөтен кешегә дә мондый мөмкинчелек бирелми. Шуңа күрә мин үз өстемә тырышып укырга дигән вазифаны йөкләдем. Әгәр миннән килеп: «Кайсы мәктәптә укыйсың?» -дип сорасалар, мин, горурланып: «Гали Аккыш лицеенда!»- дип җавап бирәм. Быел ноябрь аенда лицеебызның туган көне була. Аңа 15 яшь тула. Әйе безнең лицей бик яшь әле, һәм аңа алга омтылырга, читкә карамыйча, үз юлын дәвам итәргә кирәк! Хәзерге вакытта безнең лицейда 300 дән артык укучы белем ала, икенче елга бу сан икеләтә артсын һәм укытучылар үзләренең якты карашлары белән белемнәрен бирүдән туктамасыннар иде дип теләп калам! Уңышлар Сезгә, Гали Акышлылар!
 
                                             Әминә НӘБИЕВА, 8В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1231 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Әминә НӘБИЕВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: