Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Гыйнвар » 19 » ТУГАН ТЕЛЕМ - ТУКАЙ ТЕЛЕ
23:36
ТУГАН ТЕЛЕМ - ТУКАЙ ТЕЛЕ
                                                                     И туган тел, и матур тел!
                                                        Әткәм- әкәмнең теле.
                                                        Дөньяда күп нәрсә белдем,
                                                        Син туган тел аркылы.
                                                                          Габдулла Тукай
     Һәр кеше дөньяга үз теле - ана теле белән туа. Беренче сүзләрен ана телендә әйтә башлый. Безнең өчен ана телебез ул - татар теле - Тукай теле. Ни өчен ана теле булуы һәркемгә мәгълүм. Ни өчен Тукай теле?
     Әйе, безнең Тукаебыз - бөек шәхес. Ләкин бөек шәхесләр бик күп бит. Әмма Тукай кебекләр юк ! Чөнки аларның күбесе Тукай вафат булган яшьтә иҗатларын башлыйлар гына әле. Кызганычка каршы, каты авыру безнең Тукаебызны вакытсыз арабыздан алып китә. Шуңа да карамастан, кыска гына гомер эчендә, ул бик күп күләмдә үзенең искиткеч матур, тирән эчтәлекле, җанга якын да, шул ук вакытта үзәгеңә үтәрлек әсәрләрен иҗат итеп өлгерә. Аның әсәрләрендә олылар өчен дә, кечкенәләр өчен дә урын табыла. Һәрбер әсәренең тирән мәгънәсе бар. Ул безгә киңәшен бирә, яклый, саклый, сокландыра, кайгыга батыра һәм яңадан яшәргә көч бирә.
     Һәр милләт үз туган телен яраткан кебек, мин дә үз телемне - татар телен яратам. Татар булып тууым, Тукай оныгы булуым белән горурланам. Минем өчен, барыбер, татар теле - иң матур тел: сөйләме аһәңле, сүзләре матур, җырларының көйләре моңсуларны моңландыра, җансызларны җанландыра.
     Ләкин шулай булса да, үзенең татар булуыннан оялучылар бик күп. Татарча сөйләшә белсәләр дә, олы яшьтәге апа-абыйларны, телләрен вата-сындыра булса да, русча сөйләшергә мәҗбүр итәләр; үзара да рус телендә аралашалар. Сөйлисең икән, сөйләш инде үз телеңдә! Эчеңдә горурлыгың, җаның булса, үз телеңне башка телгә алыштырма! Аның өчен янәшәңдәгеләр авызыңа сукмый бит! Кирәк чакта сөйләш русча, беләсең икән –инглизчә! Ә артык тел белү беркемгә дә комачауламый.
     Ә шулай да мин үземнең татар телле булуыма сөенәм. Чөнки мин сөенечемне дә, көенечемне дә үз телемдә уртаклаша, аңлата алам. Кирәк була икән, рус телендә яки чит телдә фикеремне җиткерәм.
     Гомумән, бөек Тукаебыз әйткәнчә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул! Бары тик без киләчәктә аңа терәк булырга тиеш! Дөньяның кайсы почмагында торырга туры килсә дә, нинди генә телдә аралашсак та, үзебезнең татар милләтеннән булуыбызны, туган телебез татар теле икәнлеген онытмыйк! Дөнья Тукайны олылаган кебек, туган телебезне дә олыласын! Бу бары бездән тора.
                               
                                                     Рәзил ЗИННӘТОВ, 10А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Сүз тәме | Карап алулар: 1729 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Рәзил ЗИННӘТОВ | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: