Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Июнь » 2 » ГӨЛЛӘР БАКЧАСЫНДАГЫ ИҢ МАТУР ГӨЛ - ТУГАН ТЕЛ
16:57
ГӨЛЛӘР БАКЧАСЫНДАГЫ ИҢ МАТУР ГӨЛ - ТУГАН ТЕЛ
      Туган тел... Күпме матурлык, сихрилек, күпме мәгънә салынган бу гади генә сүзләргә. Туган телем, татар телем! Син бит мине үстердең, тәрбияләдең. Юкка гына сине "анам сөйләп торган тел” дип атамаганнар. Татар телем! Нинди бөек син! Синең алда горур каһарманнар да баш иядер. Син шундый кадерле, изге бер хис.
     Туган тел - гөлләр бакчасындагы иң матуры, хуш ислеседер, мөгаен. Ләкин бу чәчәкне юкка чыгаручылар, тамырыннан өзеп ташларга теләүчеләр дә булды. Шулай да кешеләр күңелендәге туган тел- татар теленә карата булган мәхәббәт, хөрмәт бу гүзәл гөлне исән калдырды. Ләкин хәзерге көннәрдә татар теле гөленә шиңү куркынычы яный. Моңа яшь буынның безнең телебезгә битараф булуы төп сәбәп. Әлбәттә,  татар телен саклап калырга тырышкан әдипләребез булган, һәм алар хәзер дә бар. Шуларның иң күренеклесе, минемчә, Габдулла Тукай булган.
      Балачактан ук аның кем икәнлеген белеп үссәм дә, быел Г. Тукайның биографиясе белән тагын бер кат танышкач, аның шигырьләренә, чыннан да, зурлар күзе белән карагач, мин аның тормышын, хисләрен, уй- кичерешләрен, борчуларын аңладым. Г Тукайның күп кенә иҗатында туган илгә, туган телгә булган мәхәббәте күренә.
      Туган телем - Тукай теле булганга, үземнең татар миләтеннән булуым белән бик горурланам. Татар телен саклап калу өчен, бездән соң килгән буын "мин - татар, туган телем - Тукай теле” дип әйтсен өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен.
 
                                  Лилия КАДЫЙРОВА, 10Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Сүз тәме | Карап алулар: 1109 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Лилия КАДЫЙРОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: