Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Май » 23 » ТУГАН ТЕЛГӘ БАГЫШЛАНГАН БӨТЕНРОССИЯ ФОРУМЫ
10:10
ТУГАН ТЕЛГӘ БАГЫШЛАНГАН БӨТЕНРОССИЯ ФОРУМЫ
    Бүген Казанда туган тел укытучылары һәм укучылар катнашында Туган тел көненә багышланган бөтенроссия форумы узды. Аның эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
    Бөтен Россия буенча туган телләрне укытучылар, бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулаган студентлар һәм мәктәп укучылары, фән һәм мәдәният әһелләре, ТР Халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасындагы тантанага җыелды.
    Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәреннән 5 мәктәп  катнашты. Алар эш тәҗрибәсен яктырткан күргәзмәләр оештырдылар. Шулар арасында безнең лицей-интернат та бар иде. Без "Интернат тибындагы инновацион гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыту-тәрбия процессын оештыру" дигән темага чыгыш ясадык.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1043 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: