Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 25 » ТУКАЙ hӘЙКӘЛЕ ЯНЫНДА
19:35
ТУКАЙ hӘЙКӘЛЕ ЯНЫНДА
    2011 нче елның 22 нче ноябре… Бу көн минем күңелемдә мәңгелек истәлек булып калыр, чөнки безнең Яр Чаллы шәhәрендә дә Габдулла Тукайга багышланган hәйкәл ачылды. Әлеге зур бәйрәм күңелләрдә шатлык, бәхет, шул ук вакытта ниндидер моңсулык хисе дә тудырды, чөнки Тукай, кызганычка каршы, бездән бик еракта... Бөек шагыйрьнең гомере бик кыска булган, тик шуңа да карамастан, ул татар халкын белем, тәрбия нурлары белән балкыткан, hәм бүгенге көндә дә аның фикерләре әһәмиятен югалтмый. Шуңа да без аның иҗатын белергә hәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә тиеш!
Тукай китапларын мин кулыма алам,
hәрбер әйткән сүзен күңелемә салам.
Тукай әсәрләрен мин укыган саен,
Сәләтле Тукайга гаҗәпләргә калам.
 
Каян килгән аңа мондый көч вә сәләт?
Күңелләребезне җилкетерлек ләззәт?
Буын чылбырыннан, нәселдәнме икән?
Әллә Аллаhыдан аңа бирелгән микән?
 
Моңландырды Тукай барлык татар халкын,
Милләтемнең шагыйрь тибрәтте hәр кылын.
Бар җылысы аның милләтенә күчте,
Бигрәк яшьли китте, бу дөньяны кичте.
 
                                                   Әдилә ГАЛИМОВА, 9 нчы сыйныф укучысы.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1150 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Әдилә ГАЛИМОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: