Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2015 » Ноябрь » 16 » ТЫЛСЫМЛЫ ЯУЛЫК СЕРЕ
18:55
ТЫЛСЫМЛЫ ЯУЛЫК СЕРЕ

 

    Борын-борын заманда, яшәгән, ди бер бай кеше. Бик тә комсыз һәм явыз булган ул, хатыны да нәкъ үзе төсле икән. Шулай беркөнне хезмәтче ялларга уйлаганнар болар. Саранлыктандыр инде, хезмәтченең дә иң очсызын, иң ямьсезен сайлаганнар һәм аңа “Маймыл” дигән кушамат такканнар.

Хуҗалар өйдә юк көнне боларның ишеген бер хәерче шакыган:

– Ачтан үләм бит, зинһар, ярдәм итегез! – дигән ул. Хезмәтче кыз кечкенә төенчек белән аңа дөге чыгарып биргән.

– Әгәр хуҗаларым белсә, икебезгә дә көн юк, – дип пышылдаган ул хәерчегә. Хәерче саубуллашканда, аңа ал төстәге яулык биреп: – Һәр иртәне шушы яулык белән битеңне сөртерсең, – дигән.

Таңнан торып, өч көн рәттән шул яулык белән битен сөрткән хезмәтче кыз. Дүртенче көнне иртән көзгегә караса, анда гаҗәеп чибәр кыз шәүләсе күргән. Хуҗа һәм аның хатыны хезмәтченең нинди матур кызга әйләнгәнен күргәч аптырашта калганнар. – Сереңне ачсаң, без сине алтыннар белән бүләкләрбез, – дип елмаеп сүз каткан хуҗа.

Хезмәтче кыз, сөенеп, аңа әлеге ал яулыкны биргән. Хуҗа белән хатыны ал яулык белән битләрен алмаш-тилмәш сөрткәннән соң, тынычланып йокларга ятканнар. Иртән уянгач, көзгегә карасалар, котлары очудан кычкырып җибәргәннәр. Чөнки көзгедән аларга битләрен йон баскан ике маймыл карап тора икән.

– Теге маймыл кызы безне алдады, – дип әйткән шулчак хуҗа. Хуҗа белән хатыны, ярсуларын баса алмыйча, ишегалдына йөгереп чыкканнар. Бәйдән ычкынган этләр, ике маймылны күргәч, өрә-өрә аларның өсләренә ташланганнар. Ә маймыллар, сикерә-сикерә, урманга кереп качканнар. Чаба торгач, алар карурман эчендәге маймыл көтүенә барып кушылганнар.

Шулай итеп, хуҗа белән хатыны маймыл тормышы белән яши башлаганнар. Ә хезмәтче кыз, бер бик булдыклы авыл егетенә кияүгә чыгып, бәхетле тормыш корып җибәргән, ди.

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА,
8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы.

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 454 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 4.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: