Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Укучыларыбыз иҗаты
1 2 3 4 »

       Туган җирнең матурлыгына хозурланмаган кеше юктыр, минемчә. Шагыйрьләр – үзләренең шигырьләрендә, язучылар – әсәрләрендә, композиторлар – көйләрендә туган җирне яратуларын чагылдыралар.

“Туган җир” диюгә, иң истәлекле, күңелгә кереп калган урыннар, вакыйгалар күз алдына килә. Бер мизгелгә шул үткәннәргә кайтып килгән кебек үзеңне тоясың. Кешегә гомере буена шушы истәлекле вакыйгалар, туган җирнең җылысы яктылык, җылылык бирә.

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 51 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.11.2017 | Фикерләр (0)

      Мәсхиамал апаның апасы Маһи тәүфыйксыз бала булып үсте. Кыз вакытта кияүгә чыкмыйча гына бала тапты да  сеңлесе Мәсхиамалга кайтарып атты.

     Мәсхиамал кызга Вәҗиһә исеме кушты. Ул бөтен тормышын шуңа багышлады. Үзе ашамаса ашамады, иң тәмле ризык – аңа, кеше кимәгән кием – кызга булды. Кыз үсте, яхшы укыды. Институтта укып, башлангыч сыйныф укытучысы белеме алды.

     Бу вакытта Мәсхиамалның апасы Маһи шушы ук авылга кияүгә чыгып гаилә корды. Аларның уллары Данил туды. Тормыш шулай дәвам итте.

     Чын әнисе белән аралашмыйча үскән Вәҗиһә дә икенче авылга кияүгә китте. Күп тә үтмәде, Мәсхиамал, егылып, аягын имгәтте. Ул таякка калды. Тәрбияләгән “әни”се эшләгән, мал-туар асраган вакытта Вәҗиһә дә балалары белән кайтыштырып йөрде. Ә соңрак инде, “әни”нең кирәге калмады. Мәсхиамал апа көчкә-көчкә генә, үзе көче белән салынган зур йортта берүзе калды. Күрше тирәләре, социаль яклау җибәргән караучы ярдәменд ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 281 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.09.2016 | Фикерләр (0)

      Җирдә бик күп төрле һөнәрләр бар. Шулар арасында  батыр йөрәкле һөнәр ияләре – янгын сүндерүчеләр.  Бу батыр кешеләр гади кешеләрне, хайваннарны бәла-казалардан коткаралар. Хәтта үзләренең гомерләрен кызганмыйча, утка керәләр. Янгын сүндерүчеләрнең бурычы – кеше гомерен саклап калу.

Минем абыем да янгын сүндерүче. Аның исеме Әнәс. Ул бик шаян һәм кызык, гади һәм гадел кеше. Мин беләм, әлеге һөнәр ияләре бик батыр, түзем, сәламәт булырга тиеш. Минем абыем да нәкъ шундый.

Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, ул икеләнеп тормыйча, “тревога” буенча ярдәмгә ашыга. Әгәр янгын сүндерүчеләр икеләнеп торса, әкрен генә эшләсә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр ут астында калырга мөмкин.

Һәр көнне янгын сүндерүчеләр батырлык күрсәтәләр, авырлыклар алдында каушап-куркып калмыйлар. Минемчә, янгын сүндерүче – гади һөнәр түгел һәм һәркем әлеге хезмәтне башкара алмый.  Мин әлеге һөнәр ияләренең батырлыкларына сокланам, кыюлыкларыннан үрнәк алам.

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 294 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.09.2016 | Фикерләр (0)

 

"Әни", - диеп таңым ата,

Йокларга ятам: "Әни", - дип.

Күңелем шатлык белән тула,

Сине күргән вакытта тик.

Күп вакытым синсез уза,

Йөрәгемә сагыш тула.

Җаным, тәнем рәхәтләнә

Синең куллар кагылуга.

Йомшак, назлы сүзләрең

Балдай сеңә телләремә.

Рәхмәтле мин әниемә,

Бергә узган көннәремә.

Ләйсән СОЛТАНГАЛИЕВА, 7Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 399 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 07.03.2016 | Фикерләр (0)

 

    Ял көне иде. Өйдә берүзем. Әти-әни кушып калдырган эшләрне башкаргач, бераз ятып торырга уйладым.

    Кинәт колагыма ниндидер чинаган тавыш ишетелде. Тәрәзәгә карасам, подъезд ишеге төбендә көчек утыра. Салкыннан куырылып бөрешкән, үзе калтырый. Мин аны бик кызгандым. Өстемә тиз генә киеп, көчек янына чыктым. “Кайсыдыр рәхимсезе куеп киткән инде аны”, - дип уйладым. Көчекне җылыга, подъездга керттем. Фатирдан ипи, сөт алып чыгып, аны ашаттым. Тамагы туйгач, җылынгач, көчләр җыйгач, көчек миңа “рәхмәтләр укыды”: “һау-һау” дип, берничә тапкыр өреп, минем белән уйнады.

      Күңелгә рәхәт һәм җиңел булып китте.

Дмитрий КУЗНЕЦОВ,
8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы.

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 414 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.02.2016 | Фикерләр (0)

 

       Ял көне иде. Өйдә берүзем. Әти-әни кушып калдырган эшләрне башкаргач, бераз ятып торырга уйладым.

      Сукмак буйлап кышкы матурлыкка сокланып барганда, юл кырыенда хәрәкәтсез яткан күгәрченгә күзем төште. Күгәрченне кулыма алдым һәм ул кинәт кенә җанланып киткәндәй булды. Мин аны өйгә алып кайттым. Бу кошның бер канаты каерылган һәм суыкта ятып аяклары өшегән иде. Мин аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым: зур тартмага салдым, ашарына куйдым, аякларына шифалы майлар сөрттем. Шулай бер айлап вакыт үтте. Күгәрченем әкренләп аягына басты, каерылган канаты да төзәлде һәм ул очарга талпына башлады. Көннәр язга авышты. Күгәрчен дә өйдә ятып туйды, аның да иреккә чыгасы килә иде. Кайчакта тартмага канатларын бәрә-бәрә тыпырчына, куйган азыкны ашамый.

    Бер көнне мин аны тартмасы белән тотып урамга алып чыктым. Тартманы эскәмиягә куеп, әкрен генә өстен ачтым, ә күгәрчен очарга уйламый да, карап тик утыра. Бу кош терелеп җитмәдеме, дип уйлап куйдым. Кошчыкны кулыма алдым һәм әкрен генә һава ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 423 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.01.2016 | Фикерләр (0)

 

Яңа елга ни телим дип

Озак уйлап тормадым.

Туганнарга озын гомер,

Дусларга – тугрылыгым.

Әти-әнигә сәламәтлек, ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 415 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 11.01.2016 | Фикерләр (0)

 

    Йолдызлы төндә җир өстенә салкын төште. Бар җир тып-тын калды. Бу тынлыкны бозмаска сүз берләшкән кебек, кошлар да үз ояларыннан чыкмый, хәтта җил дә исми иде. Җир өстенә төшкән тамчылар җир куенына керергә өлгерми катып калды. Бу төнне күктән яңгыр урынына кечкенә кар бөртекләре төшә иде. Бу җирнең серлелегенә исе китеп төшкән кар бөртекләренә бар да кызык, яңа. Алар үзләренең сөенечләрен уртаклашып, әкрен генә җиргә куналар. Бер-берсенә сәлам бирешеп, энҗе-мәрҗән кебек ялтырап алалар. Арадан бер кар бөртеге – Асылкай – бик тә кызыксынучан, ул һәр тарафка: агачларга, куакларга күз ташлады. Аны җирнең серлелеге ымсындырды. Җәяүле буран моны ишетеп алды һәм Асылкайны үзе белән ияртеп алып китте. Буран аңа тау башларын, уйсу, калкулык җирләрне күрсәтте. Агач ботакларында куышлы уйнады. Менә Асылкай калкулыкта үскән зифа чыршыны күреп алды. Ул чыршы башка агачлар янында моңаеп тора иде. “Нигә ул башка агачлардан аерылып тора икән?” – дип уйлады Асылкай һәм, чыршы янына якынрак килеп, үзенең соравын бирде. Чыршы аңа үзенең җәен дә, кышын да яшел күлмәктән булуын аңлатты. Алар дуслаштылар һәм Асылкай чыршы янында калырга булды. Асылкай, ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 450 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.12.2015 | Фикерләр (0)

 

    Борын-борын заманда, яшәгән, ди бер бай кеше. Бик тә комсыз һәм явыз булган ул, хатыны да нәкъ үзе төсле икән. Шулай беркөнне хезмәтче ялларга уйлаганнар болар. Саранлыктандыр инде, хезмәтченең дә иң очсызын, иң ямьсезен сайлаганнар һәм аңа “Маймыл” дигән кушамат такканнар.

Хуҗалар өйдә юк көнне боларның ишеген бер хәерче шакыган:

– Ачтан үләм бит, зинһар, ярдәм итегез! – дигән ул. Хезмәтче кыз кечкенә төенчек белән аңа дөге чыгарып биргән.

– Әгәр хуҗаларым белсә, икебезгә дә көн юк, – дип пышылдаган ул хәерчегә. Хәерче саубуллашканда, аңа ал төстәге яулык биреп: – Һәр иртәне шушы яулык белән битеңне сөртерсең, – дигән.

Таңнан торып, өч көн рәттән шул яулык белән битен сөрткән хезмәтче кыз. Дүртенче көнне иртән көзгегә караса, анда гаҗәеп чибәр кыз шәүләсе күргән. Хуҗа һәм аның хатыны хезмәтченең нинди матур кызга әйләнгәнен күргәч аптырашта калганнар. – Сереңне ачсаң, без сине алтыннар белән бүлә ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 478 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.11.2015 | Фикерләр (0)