Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Укучыларыбыз иҗаты
« 1 2 3 4 »

 

    Борын-борын заманда, яшәгән, ди бер бай кеше. Бик тә комсыз һәм явыз булган ул, хатыны да нәкъ үзе төсле икән. Шулай беркөнне хезмәтче ялларга уйлаганнар болар. Саранлыктандыр инде, хезмәтченең дә иң очсызын, иң ямьсезен сайлаганнар һәм аңа “Маймыл” дигән кушамат такканнар.

Хуҗалар өйдә юк көнне боларның ишеген бер хәерче шакыган:

– Ачтан үләм бит, зинһар, ярдәм итегез! – дигән ул. Хезмәтче кыз кечкенә төенчек белән аңа дөге чыгарып биргән.

– Әгәр хуҗаларым белсә, икебезгә дә көн юк, – дип пышылдаган ул хәерчегә. Хәерче саубуллашканда, аңа ал төстәге яулык биреп: – Һәр иртәне шушы яулык белән битеңне сөртерсең, – дигән.

Таңнан торып, өч көн рәттән шул яулык белән битен сөрткән хезмәтче кыз. Дүртенче көнне иртән көзгегә караса, анда гаҗәеп чибәр кыз шәүләсе күргән. Хуҗа һәм аның хатыны хезмәтченең нинди матур кызга әйләнгәнен күргәч аптырашта калганнар. – Сереңне ачсаң, без сине алтыннар белән бүлә ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 576 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.11.2015 | Фикерләр (0)

 

    Мамадыш районы Югары Сөн авылында минем дүрт аяклы дустым -   песием яши. Ул кап-кара төстә, муенында гына бантикны хәтерләткән ак урыны бар.  Апам белән икебез Рауза әбигә песи алырга баргач, безнең икебезгә дә шушы кара песи баласы ошады. Без аны, шатлана-шатлана, өйгә алып кайттык. Аңа Каракай дип исем дә куштык.  Песиебезне көн дә юындырдык, уйнаттык, аңа тәмле сөт эчердек.

Каракай кечкенәдән үк бака, тычкан балаларын тота башлады. Үскәч, сукыр тычканнарны гел чүпләп торды. Аларны тоткан саен, әбиемә алып килеп күрсәтә. Әйтерсең лә, әбиемнең мактаганын аңлый, диярсең. Узган җәйдә бакчада ярты метрлы еланны да сукмакка сузып салган иде.

Ул әле бик зирәк тә: ишекне ачып керткәнне көтеп тормый, үзе ачып керә. Моның өчен сыртына ята да алгы аяклары белән ишекне тарта – ишек ачылып китә. Өйгә йөрегеп кереп, аякка сырпаланырга тотына. Бигрәк иркә инде минем песием. Шуңа да бик яратам мин аны.

Гелназ  ГАБДУЛЛИНА,
... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 566 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 30.10.2015 | Фикерләр (0)

       Безнең өебездә тутый кош бар. Аның исеме Кеша. Ул яшькелт төстә һәм башында сап-сары тамгасы бар. Аны без тутый кошлар өчен махсус әзерләнгән ризык белән тукландырабыз. Мин аңа көн саен кечкенә савыт белән су куям. Ул әле кишер һәм алма ашарга ярата.
       Көнгә бер тапкыр без тутый кошны читлектән чыгарабыз. Ул өй буйлап очып йөри дә, үзенең читлеге өстенә килеп куна.
       Атнага бер тапкыр Кешаны юындырабыз. Аны җылы чүпрәккә төреп киптерәбез.  Душтан соң ул иркенләп кагына, кибенә һәм канатланып очып китә.
       Төнлә, йокларга ятканда, без аның читлеген чүпрәк белән ябып куябыз. Ул шулай тыныч йоклый. Мин үземнең тутый кошымны бик яратам.
 
Ләйсән НИЗАМЕТДИНОВА,
8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1172 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.09.2015 | Фикерләр (0)

       Язмаларымда дин темасын күтәрергә яратмыйм. Тик “мин мөселман, христиан” дип, башкалардан көлүче, урынлы-урынсыз кисәтү ясаучы яисә югары иманын тасвирларга теләп, үзе дә шәригать канунын бозучылар саны  арту кулга каләм алырга мәҗбүр итә. 
       Казанның “Париж коммунасы” урамы күңелемә якын. Адым саен хәләл кафелар,  Ислам дине кирәк-яраклары сатуда булган кибетләр... 
          Мин үзем Ислам дине кануннары буенча яшәргә омтылам. Һәр канунны тиешле дәрәҗәдә үти алмасам да, мөмкин кадәр тырышам. Мисал өчен, коеп яңгыр яуган көннәрдә озын итәк кию - минем өчен әлегә авыр. Шул сәбәпле  чалбар һәм тезгә яисә тез өстенә кадәрге  туника, куртка киям.  

          Карлы-яңгыр ява. Укудан кайтып килүем. Кирәк-ярар сатып алу нияте белән сәүдә үзәгенә кердем. Икенче катка менеп барам. Рәт-рәт кибетләр, төрледән-төрле товар. Җаның ни тели - бар да бар. Иң беренче сәүдә ноктасына тукталдым ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 617 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.04.2015 | Фикерләр (0)

        Март ахырында быел да “МедиаПокорение”           
  фестивале Рәсәйнең төрле почмакларыннан яшь
   журналистларны үзенә җыйды. 6 нчы ел рәттән Яр
  Чаллы шәһәренең КФУ институтында узучы фестиваль,
  бәйгенең  быелгы  призиденты -  Наил Мәһдиев
  чыгышы белән башланып китте. Ул фестивальдә
   катнашучы һәркемгә уңыш теләде.
     Быел фестивальдә катнашырга теләк белдереп, 280 гариза килгән. Татарстаныбызның Актаныш, Мамадыш, Сарман, Арча, Баулы, Менделеевск, Минзәлә, Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Ч ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 657 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 14.04.2015 | Фикерләр (0)

Бар да гаиләдән башлана диләр һәм бу бик дөрес, чөнки гаилә баланы тәрбияли, йогынты ясый, үрнәк булып тора. Һәр ата-ана киләчәк көндә үз балаларының гаилә өчен гнә түгел, тормыш өчен дә файдалы булуына өмет итә. Моның өчен һәр бала өйдә өлкәннәр кушканны тыңларга, аларга тавыш күтәрми, сүзләрен үтәргә тиешләр. Үз чиратында әти белән әни, әби белән бабай тәрбия үрнәге булып торалар. Чөнки алар үз адымнары белән сүз сөрешләре, хезмәтләре, нигездә бөтен яклары белән балаларына оныкларына тәрбия үрнәге булырга тиешләр. Юкка гына халык”Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми”, ”Оясында ни булса, очканы шул булыр” димәгән. Минем уйлавымча, дөрес тәрбия алган баланың үзәге нык була, тормыш авырлыклары алдында сынмый-сыгылмый ул. Җан дустым Рәзилә Лотфуллина нәкъ шундыйлардан.

2010 нчы уку елын без аның белән бергә Яр Чаллы шәһәренең  Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында башлап җибәрдек. Ә бүгенге көндә без чыгарылыш сыйныф укучылары. 4 ел дәверендә тормышыбыз  зур үзгәрешләр кичерде дип әйтеп булмый, ләкин иҗат, уку-фән белән кызыксынуыбыз безне һәр туган таң белән беррәттә яңадан-яңа уңышларга этәрә килде.

Алда безне зур тормыш юлы көтә. Бүгенге көндәлек белән чагыштырганда ул күпкә катлаулы һәм җаваплы. Озакламый безгә балачак белән саубуллашырга туры киләчәк. Язмамны дустым Рәзиләгә  багышлап, сабы ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1327 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.05.2014 | Фикерләр (0)

Милләтемнең киләчәге – безнең кулларда. Моны һәр кеше дә аңларга тиеш. Чөнки без үзебезнең телебездә сөйләшмәсәк, аны өйрәнмәсәк, белмәсәк, традицияләребезне үтәмәсәк, ул тарихтан юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, милләтебез юкка чыкмасын өчен, без үскәч, үзебезнең балаларыбызга да телебезне өйрәтергә тиеш булабыз. Бу һәр кешенең изге бурычы булып тора.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. “Туган” сүзе  тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: “туган ана”, “туган ил” һәм “туган тел”. Бу төшенчәләр өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле.

Туган тел турындагы фикерләремне дәлилләп, шагыйрь И.Гыйләҗев сүзләрен китерәм:

Ул булганда адашмабыз –

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен – Туган телне.

Минем телем – татар теле, чынлап та, бик матур тел. Ул минем өчен әти-әнием кебек якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурланып, аның кадерен белә.

 

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 981 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.03.2014 | Фикерләр (0)

      Көз көне күп кешеләр урманга гөмбә җыярга йөриләр. Быел да без гаиләбез белән гөмбә җыймыйча калмадык.
    Урманда нинди генә гөмбәләр юк.Алар берсеннән-берсе матур! Эшләпәләрен кырын салып, яфрак арасында качып утыралар. Синең белән качышлы уйныйлар, диярсең.
     Гөмбә җыйганда бик игътибарлы булу сорала. Чөнки арада агулы гөмбәләр дә очрарга мөмкин.
Гөмбә җыю - күңелле шөгыль. Саф урман һавасын сулап, табигать гүзәллегенә соклана-соклана, вакытның үткәне сизелми дә -   кәрзинең шунда ук тула. Ышанмасагыз, Сез дә барыгыз, җыеп карагыз, көнегез күңелле үтәр...
 
Алия СИБГАТУЛЛИНА, 6 А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 915 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.09.2013 | Фикерләр (0)

        Көз җитте. Көннәр әкренләп кыскара башлады. Яңгырлар ешрак ява. Кошлар җылы якларга китәргә җыеналар. Әмма һәр бер ел вакытының үз матурлыгы булган кебек, көзнең дә үзенә генә хас табигате бар. Аның матурлыгын күрү өчен, көзге урманга барырга кирәк. Анда нинди генә төсләр юк: сары, кызыл, яшькелт... Карап туя алмаслык матурлык!
        Көзге урманның һавасы да икенче. Урманга керсәң, сулышлар киңәя, күңелләр күтәрелә. Андагы тынычлыкны, матурлыкны сүз белән аңлатып булмый. Ара-тирә шул тынлыкны урман кошлары, урман хайваннары гына боза. Шул рәвешле көзге урман яшәп ята.
 
Рәзил КЫЯМОВ, 6А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 933 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.09.2013 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-29