Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Укучыларыбыз иҗаты
« 1 2 3 4 »
Минем песи тәмлетамак
Ашарга бик ярата,
Бер генә мияулый икән
Барысы да аякта.
 
Кемдер ашарга пешерә,
Зур абыем тик ята.
Әни энемне әрли:
Ул песине күп ашата.
 
 
               Сөмбел МИННӘХМӘТОВА, 9 В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1358 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.11.2012 | Фикерләр (0)

      Хыяллар!.. Хыяллар!.. Ни генә эшләтми хыял кешене?.. Кайларга гына илтеп ташламый! Алар кешене канатлы кош итеп күккә күтәрә, диңгезләр артына алып китә, төрле җирләр кичәргә мәҗбүр итә. Хыялларга бирелеп, кеше яши, иҗат итә. Хыялларның күбесе чынга ашмаслык булса да, без хыялланырга тиеш. Халык тикмәгә генә " Хыялсыз кеше – канатсыз кош” димәгән бит!
     Хыяллар төрле... Кемдер әйбәт укырга һәм дәрәҗәгә ирешергә, кемдер, акчалы эшкә урнашып, төрле илләр гизәргә, ә кайберәүләр бары тик бәхетле булырга хыяллана.Нигә кирәк ул сиңа хыял диярсез сез... Җавабым әзер: хыялланып яшәү, хыялый булу – үзе бер рәхәт бит ул! Ул яшәүгә бер җиңеллек өсти. Максатка ирешергә ярдәм итә.
     Минем дә, башка кешеләрнеке кебек үк, изге, үземә генә хас хыялларым бар. Алар бик күп һәм күпкырлы: дөрес һөнәр сайлап, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешәсем; матур гаилә корып, сау-сәламәт балалар үстерәсем; хатын-кыз бәхетенә ия буласым килә. Һәм мин милләтемә, туган җиремә кирәкле шәхес дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Бу хыялларның һәрберсен чынг ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 3283 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.11.2012 | Фикерләр (0)

        Быелгы җәй бик кызык hәм  күңелле үтте. Бигрәк тә Агыйдел буенда ял итү истә калды.
        Ул көнне без йокыдан тору белән җыена башладык. Барлык кирәкле әйберләрне машинага тутыргач кузгалып киттек. Эзли торгач, Агыйделнең бик матур җиренә барып урнаштык.
        Аз гына тамак ялгап алгач, Агыйделгә төшеп су коендык. Көн кызу иде, судан чыгасы да килмәде. Аннары әти белән балык тоттык. Шул арада учакта чәй кайнады, уха пеште. Без тәмле итеп ашадык, үләннәр салынган чәй эчтек.
Шулай итеп, сизмичә дә көн үтеп китте. Кич җиткәч, без барыбызда өйгә кайтып киттек.
                    Рәзил КЫЯМОВ, 5А сыйныфы укучысы
 
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 942 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.09.2012 | Фикерләр (0)

     Дусларның якыннары күп булмый. Бер, ике, күп булса өч. 
     Мин үзем теләсә кем белән уртак тел тиз табам, ә менә Диләрә исемле кызны гына якын, тугрылыклы дус дип саныйм. Без аның белән балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле дус. Аннан бергә бию мәктәбенә дә йөрдек. Без дус булгач, гаиләләребез дә дуслашты.
     Диләрә хәзер  гаиләсе белән шәhәрнең икенче өлешенә күчеп, башка мәктәптә укый. Ә безнең дуслык дәвам итә. Каникулларда, туган көннәребездә бергә күңел ачабыз. Бәйрәм-концертларга йөрибез, шатлыкларыбызны, уңышларыбызны уртаклашабыз. Икебез генә белә торган серләребез дә бар.
     Диләрә кебек дустым булуына мин сөенеп туя алмыйм. Дуслыгыбыз өзелмәсен, арабыздан кара мәче үтмәсен  дип телим.
 
                           &nbs ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1074 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.08.2012 | Фикерләр (0)

         Тау астындагы куе урманлы, зәңгәр инешле, киң урамлы, үзара дустанә мөнәсәбәттә булган халыклы зур булмаган авылда дөньяга беренче авазымны салдым. Татар авылыннан hәм татар милләтеннән мин.
         Безнең татар милләтеннән чыккан, халкыбызның йөзек кашы булган бик сәләтле шагыйрьләрен, язучыларын, җырчыларын hәм бүтән төрле hөнәр ияләрен санап китәргә була. Алар безнең халкыбызның биек үрләр яулавын hәм укымышлы, алга киткән халык булуыбызны раслый.
        Татар халкы – бик тә тырыш, уңган халык. Минем бер генә мисал китереп үтәсем килә. Шул ук кечкенә татар авылын күз алдына китерик. Игътибар иткәнегез бармы икән, нинди матур, күркәм безнең татар авыллары. Берсеннән-берсе матур, җыйнак, пөхтә булган кечкенә йортлар, аларны нинди генә төсләргә буямыйлар. Ул тәрәзә өрлекләре, капкалар, коймаларга нинди генә бизәкләр кунмаган: аккошлар, күгәрченнәр, чәчәкләр дисеңме, аларны бит hәр авылның үз остасы алтын куллары белән барлык йөрәк җылысын өреп ясый. Бер бизәк беркайчан да икенчесенә охшамаган булыр. Авыл уртасында ераклардан күренеп мәчет балкый, бар киңлеккә ише ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1121 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.05.2012 | Фикерләр (1)

Дуслык - дөньяда иң кирәкле төшенчәләрнең берсе ул. Минем уйлавымча, дуслары булган кеше бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, ди татар халык мәкале. Дөрестән дә, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык - бөек нәрсә. Чын дуслыкны тапсаң, аны югалтмаска кирәк. Дусларны аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлыйлар. Чын дус нинди хәлдә дә ярдәм итәргә җан атып торучы, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы булсын.
Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр арасында гына түгел, кешеләр hәм хайваннар арасында да була ала. Якын дустын югалтучы этләрнең хуҗасына гомер буе тугры калуына күп очраклар билгеле.
Чын дуслык ул кечкенәдән башлана. Минемчә, чын дуслар күп булмый ул. Минем иң якын дустым - Алия. Төрле җирләрдә яшәсәк тә без гел аралашабыз. Я хат язышабыз, я телефоннан сөйләшәбез, уртак серләребез дә бар. Безнең беренче танышуыбыз икенче сыйныфта укыганда булды. Шуннан бирле дуслыгыбыз дәвам итә. Миңа аның тырышып укуы, кешелекле, яхшы күңелле, акыллы булуы ошый. Мин шундый дустым булуына шат.
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 4860 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.04.2012 | Фикерләр (0)

Кешеләргә табигать тарафыннан бик матур сәләт бирелгән: хыяллана белү сәләте ул. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, аның тормышы hәм яшәеше күпкә кызыксыз булыр иде.
Кеше иң элек иртәгәсе көннең бүгенгедән әйбәтрәк булуы турында, аны тагын да матуррак, кызыклырак hәм бәхетлерәк итү турында хыяллана.
"Алтын балдак" әкиятендәге кебек тылсымлы балдагым булса, тир түгеп, көнне-төнгә ялгап эшләп тә очын-очка көчкә ялгап көчкә яшәгән кешеләргә ярдәм итәр идем. Әйтик, бик яхшы укыган, сәләтле, зиhенле бала, гаиләсенең акчасы булмау сәбәпле, югары уку йортына укырга керә алмый. hәр балага белем алырга мөмкинлек булсын өчен, түләүсез укулар, hәр гаиләнең тору урыны - фатиры, ашарга ризыгын булдыру турында уйлар идем мин.
       Ә иң зур хыялым әти-әнием сәламәт булып, озын-озак яшәсеннәр иде.
       Табигатьнең иң матур җиренә бизәкле йорт салдырыр идем. Аның тирә-ягы агачлык hәм чәчәкләрдән торыр. Матур тавышлы кош ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1246 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.04.2012 | Фикерләр (1)

   Кыш! Нинди матур ел фасылы ул!
   Кышын бөтен җир ап-ак кар белән каплана... Нишләп кар ак икән?.. Ак төс җанны чистарта, күңелне күтәрә. Шуңа күрәдер, бик күп кеше кышны якын итә, ярата. Күңелем нечкә, җаным пакь булгангамы, мин дә кышны үз күрәм.
   Быел кыш озак көттермичә килде, кар ноябрь башында ук яуды... Ничек сагынып көттем мин карны!?. Ә беркөнне иртә торсам, бар дөнья ап-ак карга төренгән! Миңа канат үсте, җаным, күңелем сокланды. Мәктәптән кайтканда, сап-сары песнәкләрне күреп, тагын бер тапкыр ләззәтләндем, татлы хисләр кичердем.
   Минемчә, сабый күңеледәй ак кар гөнаһларны, кеше җанындагы караларны юып аладыр, акылны чистартадыр. Шуңа мин акка киенгән табигатьне күзәтергә, тузгыган, дулаган буранга карарга яратам. Буран - кеше йөрәгендәге хисләр өермәсен кузгатучы ул. Шушы матур сыйфатлары өчен дә яратам мин кышны!
   Кыш тәнебезне суыта, ләкин җаныбызны җылыта. Хәтта табигать тә шулай яраклашкан: ул үзенең үсемлекләрен, җәнлекләрен ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1247 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

Ап-ак кыш аенда иң күңелле бәйрәм - Яңа ел бәйрәме була. Без, балалар, бу бәйрәмне бик көтеп алабыз. Чөнки кечкенәдән яраткан Кыш бабай, Кар кызы үзләренең яшел чыршылары, бүләкләре белән безне шатландыралар.
Яңа елда кешеләр күп шатлыклар, сөенечләр булсын дип телиләр. Мин үзем Яңа елны әти-әнием, сеңлем, туганнарым белән каршылыйм. Бик күңелле hәм матур гына уздырабыз иске елны.
hәрбер кеше киләсе елга үзенә, якыннарына матур теләкләр тели. Мин дә Яңа ел тынычлык, муллык, сәламәтлек hәм зур уңышлар елы булсын иде диям. Гаиләмне үземнең тырышып укуым, яхшы тәртибем белән сөендерсәм иде дип телим. Безнең янда яхшы кешеләр генә булсын. Көтелмәгән ачышлар. яңа уңышлар алып килсен ак карлы кышның бәйрәме. Балалар hәммәсе сөенеп, Аллага шөкер, теләкләрем кабул булыр дип, Яңа елга аяк бассыннар. Теләкләрем кабул булсын иде.
 
                                    ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1286 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-28