Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Балалар бакчалары өчен

ҺӨНӘРЛӘР

Автор - Хамматова Рәйханә Әсхәт кызы, Яр Чаллы шәһәре, 82 нче балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе

 Тема: ”Һөнәрләр”

Максат: 1. Һөнәрләр турындагы  белемнәрен  системага салу. Тәрбияче биргән схема һәм план буенча хикәя төзү белүләрен камилләштерү .

2 Логик фикерне үстерү.
3.төрле һөнәр ияләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү .

Грамматика: җөмләдә ия, хәбәрне бер-берсенә яраштыра белүчеләр ныгыту.
Аваз культурасы : Фонетик ишетү, сәләтләрен үстерү. 
Сүзлек өстендә эш: ”Галим”.
Методик алымнар:мәкальләр ,мактау ,этергеч сораулар,әңгәмә.

Индивидуаль эш: Илмир,Рамир белән дөрес төзелеше өстендә эш.

Тәрбияче: балалар бүлмәгә көрәләр һәм кунаклар белән исәнләшәләр .

Кунаклар безгә ягымлы елмаялар,димәк безнең шөгылебездә әйбәт үтәр дип ышанып калам .

                                 Психогимнастика

          Бергәләшеп без басыйк.

          Бик зур тәгәрәк ясыйк.

          Куллар жылысын тойык.

          Шатланышып елмайыйк.

            Бер-беребезгә хәерле иртә.

           Имин көннәр төләп.

           Шөгылебезне башлыйк.


Балалар, кәефләрегез ничек бүген?(күнелле ,бик әйбәт ,якшы  күтәренке .)
Тәрбияче .Әйдәгез әле ,балалар ” капма-каршы ” сүзләр белән уенны искә төшереп алыйк. ( туп белән уен)

1.яшь –карт

2.зурайту-кечерәйтү.

3зыянлы-файдалы.

4.дөреслек-янган.

5.кыйммәт-арзан.

6.шатлык-кайгы.

7.дус-дошман.

8.тирән-сай.

9.ялкау-тырыш.

10.биек-тәбәнәк.

11.көн-төн.

Тәрбияче: Бик әйбәт, балалар, дөрес җавап бирдегез.Ә хәзер эй эшен искә төшереп алыйк.  Үткән шөгельдә мин сезгә сораулар язып  җибәргән идем, ә хәзер тиз генә җавап бирәбез.

- Татарстан Республикасаның    башкаласы ? (Казан шәһәре)

-Россиянең башкаласы ? (Мәскәү)

-Татарстан Республикасы гербанда нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)

-Кем ул Габдулла Тукай? (шагыйрь )

-”Шүрәле” әкиятенең авторы? (Г.Т)

- Миллиционер-регулировчикның кулындагы сызыклы таягы ничек атала? (жезл).

-Буй-буйлы майка кигән ат?(Зебра)

-Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә?   ( шалкан)

-Яңа ел агачы? (чыршы).

-Кызыл күкрәкле кош? (кызыл түш)

   -Алфавитның беренче хәрефе?(А).

Тәрбияче: Дөрес, балалар, сорауларга бик дөрес җавап бирдегез. Өй эшен әйбәт үтәгәнсез .

Ә хәзер төркемннәргә бүленеп утырыгыз, һәм төркем җитәкчеләрен    сайлагыз.

Төркемнәрдә уйлыйбыз.

Т. Төркемнәрдә җавапларны тыңлыйбыз.

1. төркем  Безнең төркемдә Булат җитәкче була.

2. 3. 4. –нче-төркемнәрдә җавап бирә .

Т. Балалар, ә хазер бер сөенеч карагыз, һәм соңыннан уйлап әйтерсез, без бүгенге шөгельәдә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Театр карау .

Төркемнәрдә уйлыйбыз .

Төркемнәрдә җаваплар тыңлыйбыз.

1.төркем : Без бүгенге шөгыль дә безнең уйлавыбызча һөнәрләр турында сөйләшәбез.

Т. Әйе, дөрес, балалар.

Т. Сез нинди һөнәрләр беләсез?

Төркемнәрдә уйлыйбыз.

1.төркем .Безнең төркемнән Ләйлә җавап бирә. (табиб, укытучы, шәфкать туташы, пешекче )

2.3.төркемнәр җавап бирә.

Т.Булдырдыгыз, балалар, бик әйбәт .

Т.Индив.эш: Балалар, мин сезне яңа һөнәр белән таныштырам "Галим”

" Галим- ул институт, универститет бөтергән , югары белемле ,кеше , бик акыллы. Аңа эшләү өчен : бик күп китаплар кирәк.Галим –ул энциклопедия төзүче ,яңалыклар ачучы , китаплар яза.

Галим-ул тирә юнебездә очрый торган безгә аңлашылмаган һәм таныш булмаган хәлләрне өйрәнә торган кеше. Ә хәзер

Галим сүзен кабатлау . 1.күмәк .2.бер-берегезгә .3. эчтән . Т.Балалар,бу рәсемдә сез нинди һөнәр иясен күрәсез? Бу рәсемдә без тәрбияче апаны күрәбез. Т.Тәрбияче апа-кайда эшли соң ул? Б.Тәрбияче апа балалар бакчасында эшли .Тәрбияче үз эшендә р р авазлары көргән нинди сүзләр куллана. ( дәфтәр ,ручка, һ.б.)

                    Физминутка.

Хәзер бераз ял итик.

тәнебезгә көч кертик

би юче кебек йөрик .Аяк очына басып ,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басыйк.

Менә шулай, менә шулай.

Тәмле пироглар ясыйк.

Оста гимнастлар кебек

Матур күнегү ясыйк

Бер уңга, бер сулга

Аякларны күтәрик

Җитез спортсменнардай

Бергәләшеп йөгерик.

2. бирем. Хәзер сез төркемнәрдә үзегез теләгән бер һөнәрне сайлап аласыз һәм схемага нигезләнеп хикәя төзегез .Ә ярдәмгә сезгә менә шул сораулар.

1.Һөнәрләрнең исеме.

2.Кая эшли?

3.Аңа эшләү эчен нинди кораллар кирәк ?

4.Һәм ул һөнәрнең файдасы.

Төркемнәрдә хикәя сөйләнә.

Т.Бик дөрес һәм матур итеп хикәя төзедегез балалар .Рәхмәт сезгә.

Т.Балалар ә һөнәрләр турында сез мәкальләр беләсезме?

Төркемнәрдә уйлыйбыз.

Төркемнәрдә җаваплар .

1.тәркем. Тырышкан табар,ташка кадак кагар .

2.Ялкаулык –хурлык, тырышлык зурлык.

3.Эше барның ,ашы бар.

4.эш кешенең көзгесе.

Бик дөре җавап бирдегез балалар .

Т.Мин сезнең мәкаль

ләр белән килешәм ә хазер миндә сезңе яңа мәкаль белән таныштырам.

Башлый белсән бөтерә бел, эшенңе җиренә җиткерә бел.

1.күмәк кабатлыйбыз.

2. бер-берегезгә .

3.эчтән.

Ризаэтден Фәхретдин хезмәт  турында болай дигән: үзе хакында тырышкан кешегә эше –һәр вакытта ярдәм итәр.

Тырыш кеше гүзәл, исән, таза тормыш итәр, ә ялкау кеше ачлыктан үләр.

3.нче бирем. Балалар,сез төркемдә ни нди һөнәрләр турында хикәяләр сөйләдегез?Ә хәзер күз аллап рәсемгә бер күренеш ясыйбыз.

Т. Сезнең өстәлләрдә кечкенә,   зур йолдызлар бар һәм бер йолдызны алыгыз, сез үзегезгә нинди билге куяр идегез?

Үз бәя.          

              Өй эше.

Яңа мәкальне өйдә ныгытыгыз.

Балалар бик торышып эшләдегез.

Татар халык авыз иҗатында шундый мәкаль бар.

” Эш беткәч уйнарга ярый”.

 

Сәхифә: Балалар бакчалары өчен | Өстәде: Redaktor (11.10.2013)
Карап алулар: 3578 | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: