Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Балалар бакчалары өчен

ТӨЛКЕ - БЕЗДӘ КУНАКТА
Автор - Хәмәтҗанова Гөлнара Рафаэль кызы, Яр Чаллы шәһәре,
 82 нче балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе
 
Тема. Төлке бездә кунакта.
Бурычлар.
"Аралашу” белем бирү өлкәсе:

-Уенчыкны тасвирлый белүләрен, әкиятне сәхнәләштерә белүләрен,
тулы җөмләләр белән җавап бирүләрен ныгыту, бәйләнешле сөйләм
телен үстерү,  уйлый ,фикерли ,уйлап чыгара белүләрен, актерлык сәләтләрен үстерү ,сүз байлыгын арттыру;

"Социальләшү” белем бирү өлкәсе:

-Әкиятләрне ярату хисе,бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү;

"Сәламәтлек” белем бирү өлкәсе:

-физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру;

"Иҗади сәнгать” белем бирү өлкәсе:

-традицион булмаган алым белән  ясый белүләрен  ныгыту;

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы:

I. Оештыру.

II.Төп өлеш: табышмак,тел төзәткеч,тизәйткеч,әкият сәхнәләштерү,уенчыкны тасвирлау,
рәсем ясау.

III.Йомгаклау.

 Әсбаблар: магнитофон, ноутбук, маскалар,краскалар, уенчык төлке.
Шәхси эш: авырыксынган балаларга сүзләрне кабатлату,пассив балаларны активлаштыру.
 Сүзлек эше: йөнтәс.

1.Психологик әзерлек:

Балалар, карагыз әле, күпме кунак килгән безгә?! Әйдәгез әле,  алар белән исәнләшик.(Исәнләшү).
                                                                                                                                                     
Балалар елмаеп караса,
Дөнья ямьләнеп китә.
Бүген миңа кайсыгыз
Елмаю бүләк итә?!

2.Төп өлеш.

Балалар, бездә тагын бер кунак бар. Кем икәнен беләсегез киләме? Мин әйткән
 табышмакка җавап эзләгез:

Хәйләкәр дип тә йөртәләр,

Ялагай дип атыйлар.

Туны белән койрыгын

Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)

-Балалар, төлке сүзе нинди аваздан башлага? (Т)

-Ә [т]авазына без нинди тел көрмәкләндергечләр беләбез?

-Ту-ту-ту –Урманда тукран тукылдый.

-Та-та-та –Таһир арба тарта.

-Ә нинди тизәйткеч беләбез?

-Тукый, тукый, тукыган

Тугыз талны чукыган.

Төлке  безгә әкияттән кунакка килгән. Кунагыбыз үзе турында сөйләгәнне бик ярата.
 Әйдәгез әле, аның  турында сөйләп карыйк.

-Арина, син төлкенең туны турында нәрсә әйтә аласың?

-Төлкенең йоны йомшак, кабарып тора, кызыл-сары төстә. Ул йөнтәс.

-Элина, син төлкенең башы турында нәрсә әйтә аласың?

- Төлкенең борыны озын, очлы. Борынында мыеклары бар. Күзләре хәйләкәр. Колаклары өчпочмакка охшаган.

-Мәдинә, син төлкенең койрыгы һәм тәпиләре турында нәрсә әйтә аласың?

-Төлкенең койрыгы озын,йомшак,йөнтәс. 4 тәпие бар.
- Әдилә, син төлкенең холкы турында нәрсә әйтә аласың? Ул әкиятләрдә нинди?

-Төлке әкиятләрдә хәйләкәр, ялганчы, ялагай.

-Ә төлке безгә нинди әкияттән килгән икән? Без аны кайсы әкиятләрдә очрата алабыз?

(Ноутбуктан әкиятләргә иллюстрацияләр күрсәтелә, һәр әкиятнең нәрсәгә өйрәткәне
ачыклана. Мәсәлән: "Комсызлык бәласе”әкияте саран булмаска өйрәтә һ.б.)

-"Хәйләгә каршы хөйлә”, "Ата каз”, "Комсызлык бәласе”, "Төлке белән каз”, "Теремкәй”,
"Карт белән төлке”.

-Балалар, төлке безгә "Төлке белән каз” әкиятеннән килгән.

Әкиятне сәхнәләштереп карау. (Бер бала автор, икенчесе - төлке, өченчесе - каз).

-Балалар,ни өчен төлке казны ашый алмады?

-Чөнки каз бу әкияттә төлкегә караганда хәйләкәррәк һәм акыллырак булып чыкты.

Күңелле көйгә төлке белән бергәләшеп бию.

-Балалар, әйдәгез әле,  төлкегә күчтәнәч әзерлик. Төлке каз, куян итен генә түгел, ә
җиләк-җимешләр дә бик ярата. Сез нинди җиләк-җимешләр беләсез?

(Балаларның җаваплары тыңлана).

Традицион булмаган алым белән виноград  ясау.

3.Йомгаклау.

-Балалар, сезгә кунагыбыз ошадымы?

-Бигрәк тә нәрсәләр ошады?

-Сез дә миңа бик ошадыгыз.Тырыш, тәртипле булуыгыз өчен сезгә төлке рәхмәт әйтә.

 
 
Сәхифә: Балалар бакчалары өчен | Өстәде: Redaktor (23.09.2013)
Карап алулар: 2362 | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: