Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Балалар бакчалары өчен

ТРАНСПОРТ ҺӘМ ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ
Тема: " Транспорт һәм юл билгеләре”
Бурычлар:
1) Аралашу өлкәсе.
- Вербаль- сөйләм фикер йөртүне, сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү;
 - (з) авазын ныгыту;
2) Танып белү.
- 10 эчендә санауны ныгыту;
- Барлыгы ничә сорауга җавап бирүне ныгыту;
- Транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү;
 
3) Социализация.
- Бер-берсен дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру.
4) Музыка.
- Балаларны җырның эчтәлеген аңлауларына ирешү.
5) Сәламәтлек.
- Физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру;
 
Инд. эш : авырыксынган балаларга яңа сүзләрне кабатлау, пассив балаларны активлаштыру.
Cүзлек өс.эш: балалар кәнәфие, мәгълүмат.
Җиһазлар: төрле транспорт рәсемнәре, д/уен " Юл билгеләре”, д/уен " Нәрсә артык”, музыка” транспорт тавышлары”
 
Эшчәнлек барышы
I. Оештыру.
II. Тизәйткеч (з) авазына.
Озын-озын, озын юл,
Озын юлга чыкты ул.
Озын юлда озак йөреп.
Очына барып чыкты ул.
III. Табышмаклар:
а) Кылга асылына,
Тимергә таяна,
Утыртып чаба
Теләсәң кая.( Трамвай)
 
б) Уф итәр, пуф итәр,
Төкеренер дә пошкырыр.
Пошкарса да алып китәр,
Акча түләсәң, илтәр.( Поезд)
 
в) Канаты бар-йоны юк.
Үзе бара-юлы юк.( Самолет)
 
Балаларга сораулар.
- Трамвай, поезд, самолет-бер сүз белән ничек атыйбыз?
- Транспортның нинди төрләргә бүлергә була?
- Нинди коры җир транспортларын беләсез?
- Ни өчен алар шулай атала?
- Нинди су транспортлары була?
- Транспорт ни өчен кирәк?
- Машиналарны, эш беткәч, кая куялар?
- Автобусларны? Трамвайны?
 
IV. " Нәрсә артык” уены:
а) Мотоцикл, скутер, велосипед, мопед,
б) Трамвай, троллейбус, автобус.
в) Самолет, вертолет, поезд.
г) Теплоход, метеор, автобус.
д) Самокат, велосипед, троллейбус.
е) Комбайн, трактор,самолет.
 
V. Балалар белән транспорт тавышларын тыңлау.
VI. Әңгәмә үткәрү.
- Юлда аварияләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Транспортның туктавын кайда көтәләр?
- Сез ничек уйлыйсыз без урамга чыккач кемгә әйләнәбез? (Җәяүлеләргә)
- Кемне җәяүле дип әйтергә мөмкин?
- Ә пассажир кем ул? (Транспортта йөрүчеләр)
- Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да яхшы ярдәмчеләре бар. Ничек уйлыйсыз кемнәр алар? ( светофор, юл инспекторы, юл билгеләре)
- Юл чатында нәрсә тора? ( Юл чатында светофор тора)
- Светофор да ничә төс?
- Ә җәяүлеләр өчен светофорның ничә төс?
- Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә? ( балалар кәнәфие)
- Әйдәгез әле балалар балалар кәнәфие сүзен кабатлыйк, пышылдап әйтик, кычкырып әйтик.
 
VII. Физминутка.
VIII. Слайдта күрсәтү: 
- Балалар карагыз әле, монда Дилә белән Булат видео хат җибәрделәр. Алар юл билгеләре һәм үз үзләрен тоту кагыйдәләрен белмиләр, булышабызмы аларга?
- Кем миңа юл билгеләре нәрсә өчен кирәк сөйләп бирер? ( юл билгеләре транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә ярдәм итәләр, алар юлның уң ягына йөзләре белән хәрәкәткә каршы куелылар.
- Нинди юл билгеләре була? ( тыючы, кисәтүче һәм мәгълүмат бирүче)
- Тыючы билгеләр нәрсәне аәлата? ( Тыючы билгеләре ярамый дигәнне аңлата)
- Кисәтүче билгеләр нәрсәне аңлата? ( Кисәтүче билгеләр игътибарлы бул, әзерләнеп тор, рүхсәт булачак дигәнне аңлата)
- Мәгълүмат бирүче билгеләр нәрсәне аңлата?( -Мәгълүмат бирүче кайда булса да берәр объект урнашуын аңлата)
 
IХ. Уен " Тизрәк тезелеп бас ” ( сан әйтәм, ә сез тезелеп басыгыз)
Х. Төркемнәргә бүленеп дидактик уен уйнау 
" Юл кагыйдәләрен төзе һәм әйт”
 
ХI. Слайдтан юлда һәм транспортта үз-үзеңне  ничек тоту ситуацияләрен карау һәм аларны аңлату.
 
ХII. Уен " Мәкальне дәвам ит”
- Юлда йөргәндә ......... ( уяу йөр)
- Юлда йөргәндә дә ...... ( акыл кирәк)
- Ашыккан ашка пешкән ..... ( йөгергән суга төшкән)
- Балалар бу мәкальләр нәрсәне аңлата? (юлда игътибарлы булырга һәм юл кагыйдәләрен үтәргә кирәкне)
 
ХIII. Йомгаклау.
 
Сәхифә: Балалар бакчалары өчен | Өстәде: Redaktor (08.05.2013)
Карап алулар: 4262 | Рейтинг буенча: 5.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: