Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Чыгыш

"ИЛҺАМ" - СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАРНЫ ҮСТЕРҮЧЕ ПРОЕКТ

Сәрвәрова Гүзәлия Фәләх кызы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның татар теле hәм әдәбияты укытучысы


Бүгенге көн мәктәп басмаларының максаты – милли мәктәпләрдә  сөйләм һәм язма телне саклап калу.

"Илһам” газетасы лицейда белем алучы  укучыларга таратыла. Укучы укып мәгълүмат ала, ә язманы әзерләүчеләрнең вазифасы катлаулы һәм җаваплы. Басылган язмалар үз укучысына кызыклы, камил телдә язылган булырга тиеш. Язучының халәте җиңелләрдән түгел, теләгән фикерне бирү өчен тиешле сүзләрне табарга ( И.Низамовның китабы  юкка гына "Уем тел очында...” дип аталмаган), иң мөһиме – башлап китәргә, нинди ният белән язылуын билгеләргә, тиешле тел кануннарын искә төшерергә кирәк. Бу очракта иҗатчыга тел фәннәреннән алган белем ярдәмгә килә.

Телгә бәйләнешле максат "Илһам” газетасы буенча фәнни эзләнү эшләре башкарып, тагын бер тапкыр ныгый. 2003 нче елда 9 нчы сыйныф укучысы башкарган беренче эш -   "Илһам” газетасында әхлак проблемалары күтәрелеше”, ә  2006 нчы елда исә 11 нче сыйныф укучысы мәсьәләне тагын да катлауландырып, "Лицейда чыгучы "Илһам газетасы” формалашуда  Яр Чаллы матбугатының роле” дип атый. Бу хезмәттә югары сыйныф укучыларының "Шәһри Чаллы” газетасында  җәен практика үтеп, ”Илһам”ның махсус чыгарылышын әзерләүләре;  радио-телевидениегә экскурсия рәвешендә барып тәҗрибә туплаулары; балалар  газетасы "Көмеш кыңгырау”, "Мәйдан” журналында эшләүче язучылар һәм журналистлар  белән очрашулардан алган мәгълүматлар һәм кайбер укучыларның республика матбугатында чыккан язмаларын өйрәнү эше башкарылган.  Фәнни эшне башкаручы укучыларның бүгенге көн иҗатларын да чагыштыру рәвешендә мисалга китергән. Чыннан да, газетада чыгарылышлыларның язмаларын еш очратырга була.

2008 нче елда 10 нчы сыйныф укучысы ”Илһам”ның  төпләмәсен өйрәнеп , ""Илһам” – лицей тарихының беренче караламасы” дип аталган  эзләнү эшен башкара. Укучы хезмәтенең бер өлешен газетаның  рубрикаларын өйрәнүгә багышлый. "Тәнкыйть язмалары – лицейны алга илтүче фактор” бүлеге бик кызыклы булуын ачыклый. Соңгы эшләрнең берсе  "Сез башлаган эшне без дәвам итәбез” дип атала. Монда эзләнү эшен башкаручы 15 еллык эшчәнлеккә  бәя бирә. "Алтын каләм” конкурсында катнашучыларның бүген республика журналистикасында тоткан урынын билгели, "Илһам” яулаган үрләр (грамоталары 20дән артык), Бөтенроссия "Орленок” лагере сменасында газета редакторлары булып, Самара өлкәсе журналистларының фестиваль газеталарында чыккан язмалары анализлана. Бу чаралардан күренгәнчә, яшь лицей журналистларының төрле номенацияләрдә җиңү яулап, Рәсәйкүләм рус телендә дә яхшы гына иҗат итүләрен ассызыклап,  Җиңү яулаган мондый укучыларга танылган рус журналистлары белән якыннан аралашу мөмкинлеге тууның ролен билгели.

"Син миңа әйт hәм мин онытырмын,

Син миңа күрсәт hәм мин аны истә калдырырмын,

Син миңа эшләргә мөмкинлек бир hәм мин өйрәнермен”, - ди, кытай халык гыйбарәсе. «Илhам» саннарын укып анализлаганнан соң  бу гыйбарәнең дөреслегенә төшендек:

  • яшь каләм тибрәтүчеләр булган вакыйга, барган урыннарыннан язмалар биреп, үз кылган гамәлләрен анализларга өйрәнгәннәр, газета укучыларын кызыклы фактлар белән таныштырганнар;

  • 100 дән артык чыккан санда бер генә язма да аңа куелган исемне кабатламый, димәк, укучы баш куюда да уйланып утырырга мәҗбүр булган. Язманың гадәттә иң беренче итеп җәлеп итә торган баш куелганын укыйсың.

  • Газетага язып укучы үз каләмен чарлаган, чөнки алар белән татар теле hәм әдәбияты укытучысы Сәрвәрова Гүзәлия Фәләх кызы язма язу өчен кирәк очракта тема сайларга ярдәм иткән, аны төзәткән;

  • Басылган язмаларны укып, әти-әниләр үз балалары өчен куанганнар.

Эзләнүләрдә күренгәнчә, гаиләнең башка әгъзалары да «Илhам»да бастырылганнар;

«Илhам» -  чыныгу алу,  шәhәр hәм республиканың башка басмаларына да юл ачкан. Укучыларның башка газеталардан язмалары «Илhам» редакциясендә саклана;

Язма язып укучы төрле конкурсларда катнашырга hәм җиңү яуларга

өйрәнгән. 15 ел дәвамында 50гә якын якын укучы республика hәм шәhәркүләм  "Алтын каләм” җиңүчеләре булганнар.

«Илhам» яшь журналистларының шактые Чаллы hәм Казан

шәhәрләрендә журналист буларак эшлиләр. «Илhам» белән дә элемтәләрен югалтмыйлар.

Бүгенге заман таләпләрен исәпкә алып, 2011 нче елдан "Илһам”

газетасының электрон форматы да эшли башлады. Ул http://ilhamgazite.ru   адресы буенча урнашкан.

Язмамны Афзал Шамов сүзләре белән тәмамлыйм: "Еллар үтәр, тарихчылар безнең газетабызның саргайган битләрен дулкынланып актарырлар, хәрби язучыларыбызның hәм журналистларыбызның иң кечкенә генә хәбәрләрен укып та: "Нинди изге, нинди бөек эш эшләгәннәр! – дип, аларның исемнәрен бик зур хөрмәт белән телгә алырлар”.



Сәхифә: Чыгыш | Өстәде: Redaktor (01.02.2014)
Карап алулар: 921 | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: