Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Чыгыш

МУСА ҖӘЛИЛ БАЛЛАДАЛАРЫ

Сәрвәров Илназ Илдус улы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның татар теле, технология, рәсем укытучысы

Герой шагыйрь Муса Җәлил татар балладасын яңа баскычка, тиңдәше булмаган югарылыкка күтәрә. «Кар кызы», «Күлмәк», «Сөю», «Назлы сөяркә», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме», «Сандугач һәм чишмә», «Кошчык» балладалары – Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат ителеп, «Моабит дәфтәрләре»нә кергән  әсәрләре.

Шагыйрьнең балладалары символларга бай, образлары тулы ачылган, конфликтының кискен һәм идеясенең төгәл бирелгән булуы белән аерылып торалар.

 “Кошчык”  балладасында Муса Җәлил фашистлар кулына тоткын булып эләккән, “аяк-куллары чәнечкеле тимерчыбык белән бәйләнгән”, әмма рухы богауланмаган шагыйрь образын сурәтли.

Балладаның беренче строфалары тоткынлыкның физик һәм рухи газаплары белән таныштыра. Бу күренешне шагыйрь ирек һәм коллыкны каршы кую, ягъни антитеза алымы кулланып сурәтли. Ирек вәкиле кошчыкны әсирләр белән очраштыру, аңа мөрәҗәгать итеп эндәшү кебек поэтик алымнар ярдәмендә ача:

Кояш чыга койма аръягында,

Күрше кырлар нурга коена.

Тик нигәдер, аның нуры безгә

Тими үтмәс кебек тоела.

Әсирләр тормышына хас детальләр белән бергә, шагыйрь гомумиләштерүнең шартлы сурәтләү чараларын, символик, аллегорик образларны да мул куллана. Кошчык – әнә шундый символик образ дәрәҗәсенә күтәрелгән сурәт. Ул башта тоткынлыкның хисси конкрет сыйфатын тудырырга ярдәм иткән образ булып күренә. Бу кошка әсир шагыйрь:

Керә күрмә, безнең кан-яшь йотып

Интеккәнне үзең күргәнсең, -

дип эндәшә. Ирекле кошчыкның соңгы кабат килүе шагыйрьдә “мәгърур җанның соңгы теләген” әйтү ниятен уята. Баллада реаль планнан шартлы сурәтләүгә күчеп китә. Кошчык образы әкияттәге тылсымлы бер көчкә әверелгән кебек. Ул тоткын шагыйрьнең нәфрәт һәм мәхәббәт җырын гәүдәләндергән символик образга әйләнә:

Шагыйрь ук шикелле үткен канат, таң шикелле якты җыр кебек чагыштырулар кулланган. Канат белән ут, таң белән җыр арасында, гадәттә, тышкы бер бәйләнеш тә юк. Кош канатын ут белән чагыштырып, Муса Җәлил кошның үткен, җитез хәрәкәтен әйтергә тели.

Шагыйрь таң белән җырны чагыштырып, җырының сафлыгын, уйларының яктылыгын аңлатуны максат итеп куйган. Чөнки таң яктылык символы сыйфатында йөри. Бу чагыштыруда Муса Җәлилнең таң шикелле якты җырының кешелек дөньясына якты идеяләр таратуы, дошман йөрәгенә ук булып кадалуы аңлашыла.

 «Ана бәйрәме» балладасында Муса Җәлил сугышның коточкыч фаҗигасен өч баласын сугышка озаткан Ана кичерешләре аша чагылдыра. Образның эчке дөньясын, уй-тойгыларын ачу, вакыйганың динамик үсешен бирүдә шагыйрь күгәрчен, җил образларын оста файдалана.

 Ана өч баласын очар кош итеп далага очырган. Сагышлы Ана аларның язмышын белергә тели:

Кая илтә язмыш юлларын,

Җиңүгәме, әллә үлемгә? –дип сорый. Аның соравы конкрет беркемгә дә адресланмаган. Җавап бирү өчен, Ана янына көньяктан күгәрчен очып кайта һәм олы улының Кырымда сугыш кырында үлүе турында сөйли. Ананың кайгысы зур, аның чәчләре агара. Ул зур өмет белән җилгә эндәшә:

- Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә

Күрмәдеңме минем улымны?

Җил дә, нәкъ халык авыз иҗатындагыча, анага кайгылы хәбәр сөйли:

  • Кайгы сиңа, Ана, уртанчы

Улың үлде сугыш кырында.

Соңгы йөрәк тибеше тынганчы

Алмаз кылычы булды кулында.

Ананы бу хәбәр бик нык картайта, күзләрен сукырайта. Балладада сурәтләнгән фаҗигале дөнья хыялый булып кына калмый, ә ачы чынбарлык булып бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп баса. Ләкин Муса Җәлилнең геройлары бервакытта да киләчәккә ышанычларын югалтмыйлар. Кече улы алып кайткан җиңү байрагы Ананы күзле итә, кайгысын тарата, сагышын җиңеләйтә.

Ана образы – ул җыелма образ. Бөек Ватан сугышы елларында үзенең балаларын ил сакларга, дошманны тар-мар итәргә җибәргән сагышлы аналарның берсе ул. Ана – тереклек бирүче изге көч, ул – газиз Ватан, кадерле Туган ил! Шагыйрь Ана образы аша Ватанның язмышын, халыкларның киләчәген сөйли.

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә Муса Җәлилнең мәхәббәт лирикасы тагын да үсеп, баеп китә. Аның фронт дәфтәрләрендә үк инде мәхәббәт темасы сугышчының саф кешелекле тойгыларын, патриотик рухын ача торган әһәмиятле лирик мотив булып тора.

Мәхәббәт тормышны ямьләндерә, кешене көчле итә, ди шагыйрь. Шушы фикерне ул «Сөю», «Күлмәк», «Назлы сөяркә» кебек балладаларында үткәрә.

Муса Җәлилнең мәхәббәт хисләре, Туган илнең азатлык идеясе белән үрелеп, гаять сокландыргыч күтәренке бер төс ала. Ул сөйгәне белән аерылышу газабын бөтен җаны белән тоя, мәхәббәтнең яшәү көче бирүен, күз алдына үлем килеп торганда да сизә. Шуңа күрә гаҗәп саф һәм нечкә рухны үстерә, йөрәкне сафландыра торган сөю турында ул һәркемнең күңелен рәхәт тирбәлдереп җырлый.

Сәхифә: Чыгыш | Өстәде: Redaktor (18.10.2016)
Карап алулар: 263 | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: