Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Рус балаларына - татар теле

"БЕЗ ТАТАРСТАНДА ЯШИБЕЗ" ТЕКСТЫ БЕЛӘН ТАНЫШУ
Ярмиева Розалия Реф кызы, 32 нче гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы
 
И.Л.Литвинов системасы белән эшләүче укытучыларга 2 нче сыйныфта әдәби уку дәресенең конспекты.
 
Максат (укытучы өчен):
1.” Без Татарстанда яшибез” текстын аңлау өчен шартлар тудыру.
2.Татар теле авазларын дөрес әйтә белүне камилләштерү. Күрү хәтерен үстерү.
3. Туган җиреңә мәхәббәт,хөрмәт хисләрен тәрбияләү.
Максат (укучылар өчен): 1.Текстны татар теленә хас булган үзенчәлекләрне искә алып уку.
2.Укытучы сорауларына тулы,аңлаешлы,дөрес җаваплар бирә алу.
3.Республикабыз белән горурлану хисен тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта.
1.Оештыру моменты.
-Исәнләшү
-Дежур рапорты
Сыйныф белән әңгәмә:
-Хәзер елның кайсы фасылы?
-Хәзер язның нинди ае?
-Язның ничәнче ае?
-Сиңа яз ошыймы? Ни өчен?
2.Фонетик зарядка.
А-Ә,О-Ө, Ы-Е, И авазларын кабатлау.
Калын-нечкә сузыкларны парлап әйтү:
а-ә, о-ө, у-ү, ы-е, и;
А-Казан
Ә-Әлмәт
О-Болгар
Ө-Бөгелмә
Ы-Яр Чаллы
Е-Чирмешән
И-Минзәлә
Өй эшен тикшерү.
-Укучылар, сез өегездә Р.Миңнуллинның "Туган илнең улы мин” шигырен сәнгатьле укырга өйрәндегез. Әйдәгез тыңлыйк.(
3 укучының сәнгатьле укуы тыңланыла )
-Балалар, туган ил ул нәрсә?
- ....(җаваплар тыңлау)
-Бүгенге дәресебез дә безнең Республикабыз Татарстан турында. (1 нче слайд) Максатыбыз -  "”Без Татарстанда яшибез” текстын уку,аңлау, сорауларыма дөрес җаваплар бирү.
3.Төп өлеш.
Текст белән танышу.
-Ә хәзер китапның 104нче битен ачыгыз,текстны табыгыз һәм мине тыңлагыз.
-Ә хәзер үзегез эчтән укыгыз.
-Текстта авыр әйтелешле яңа сүзләр бармы?
-Текстагы авыр әйтелешле яңа сүзләрне кабатлыйк.(2нче слайд)
Үрнәк уку.
(3укучы текстны кычкырып укыйлар)
Текстны ныгыту.
Укытучы сорауларына җавап бирү.
-Текст нәрсә турында? Кыскача кем сөйли?
(1укучы текстны русча сөйли)
-Сез кайда яшисез? (3 нче слайд)
-Балалар, бу Татарстан картасы. Кем Татарстан территориясен күрсәтергә тели? (Укытучы Татарстан территориясен тагын бер кат күрсәтә)
-Сезнең туган илегез Төркияме?
-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (4нче слайд)
-Казан нинди шәһәр?
-Татарстанның зур шәһәрләре бармы?
-Балалар, сез Казанда яшисезме, Яр Чаллыдамы? (5нче слайд)
-Син Яр Чаллы шәһәрен яратасыңмы? Ни өчен?
-Республикабыз нәрсәләргә бай? (6нчы слайд)
-Татарстанда нинди елгалар бар?
-Татарстанда нинди халыклар яши?
-Бу рәсемдә кемнәр? (7-8 нче слайд)
- Татарстанда халыклар ничек яшиләр?
- Балалар, ә сез ничек яшисез?
Физминутка.
”Якын дустым” парлашып җырлау.
- Син Татарстан Республикасын яратасыңмы? Ни өчен?
-Син тагын нинди Республикалар беләсең?
Җөмләләрне дәвам ит. (9-10нчы слайдлар) Дәфтәрләрдә язмача эш. 1.Татарстан- ...
2. Казан- ...
3. Татарстанның зур шәһәрләре: ...
4. Татарстанның иң зур елгалары: ...
5. Республикабызда төрле халыклар яши: ...
4.Йомгаклау.
 Без бүген дәрестә нәрсә турында укыдык?
-Безнең Республикабыз нинди?
-Син Татарстан Республикасын яратасыңмы? Ни өчен?
Укучыларның дәрестә катнашуларын бәяләп билге кую.
Өй эше:
”Без Татарстанда яшибез” темасына дилог төзергә (11нче слайд)
-Дәрес тәмам.Сау булыгыз!
Сәхифә: Рус балаларына - татар теле | Өстәде: Рәдинә (15.03.2012)
Карап алулар: 4502 | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: