Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Чыгыш

СӘЛӘТЛЕ УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ
Шәрәпова Рамилә Мөдәрис кызы
         Шәрәпова Рамилә Мөдәрис кызы, Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
         Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.
        Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.
      Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.
      Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.
     Укучыларның иҗади казанышлары – бу мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә.
     Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.
     Татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, укучыларның белемгә омтылышын көчәйтү, зыялы шәхесләр тәрбияләү, һәм иң мөһиме, араларыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр елны район һәм республикабызда фән олимпиадалары уздырыла.
     Безнең Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да барлык олимпиадалардада актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар. 2009-2010 уку елында районыбыз данын яклап Казан шәһәрендә үткәрелә торган олимпиадада 9 сыйныф укучысы Нургалиева Регина татар әдәбиятыннан беренче урынны яулады.
     Без бу уңышка ничек ирештек соң?
     Билгеле булганча, әдәбият укытучысының бурычы программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея-эчтәлеген аңлатудан, язучының осталыгын бала аңына үткәрүдән, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.
     Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәр укучының туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыбызда җитди бурычлар куябыз. Һәр татар теле укытучысының үз бурычлары булган кебек, мин дә үз эшемдә түбәндәге бурычларны куям.
     - программа материалын бик яхшы үзләштерү;
     - бәйләнешле сөйләм үстерү;
     - фикерләү сәләтен үстерү;
     - анализ үрнәкләрен белү;
     - өстәмә чыганаклардан файдалану;
     - татар халкының үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, гореф - гадәтләре белән кызыксыну, хөрмәт итү, вакытлы матбугат белән танышып бару, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны даими карау;
     - "Якты юл”, "Мәгърифәт” газеталары, "Мәгариф”, балалар өчен чыгарыла торган газета- журналларда бирелгән бәйге конкурсларда катнашу;
     - милли бәйрәмнәребезне өйрәнү;
     - татар халкының күңел бизәкләре – милли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру тора.
     Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барабыз.
     Мәсәлән, шуларның берсе –олимпиадага әзерләү.
     Без, укучым Регина белән олимпиадага әзерлек эшләрен уку елы башыннан башладык. Иң беренче булып, мин сәләтле балалар белән эш планы төзедем. Планыма индивидуаль эш, өстәмә әдәбият белән таныштыру, әдәби әсәрләр уку юнәлешләрен керттем. Регина олимпиадага әзерләү барышында үзен җитди, тырыш яктан күрсәтте, игътибарлы булуын тагын бер кат раслады. Ул бик күп чыганаклар белән эшләде. Әзерлек барышында үзенең күп белүе, тирән белемле булуы белән таң калдыра иде. Мин аңа зур өметләр багладым. Һәм ул минем өметләремне аклады.
     Республика буенча үткәрелгән татар әдәбияты олимпиадасында ул I урынны яулады. Бу җиңү җиңел бирелмәде, әлбәттә.
     Моңа ирешү өчен алда әйткәнемчә, күп эшләр эшләргә, күп утырырга, әзерләнергә туры килде. Регинаның тырышлыклары безгә, укытучыларга, мәктәпкә, районыбызга зур җиңү алып килде.
    Күп укытучыларны олимпиадага ничек әзерләү процессы кызыксындыра. Шуңа җавап итеп, мин үземнең укучымны нинди медодик ярдәмлекләр белән әзерләвем белән таныштырып үтәм:
        1. Л.И. Минһаҗева "Татар балалар әдәбияты”. Казан. 2003;
        2. Фәрит Хатипов "Әдәбият теориясе”. Казан. "Мәгариф” нәшрияты. 2000;
        3. Д. Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов "Татар әдәбияты”. Казан. "Мәгариф” нәшрияты. 2004;
        4. Д. Ф. Заһидуллина, М. И. Ибраһимов, В.Р. Әминева "Әдәби әсәргә анализ ясау”. Казан. "Мәгариф” нәшрияты. 2005;
        5. Л.К. Хөснетдинова "Әдәбият укыту мәсьәләләре”. Яр Чаллы. 2000;
        6. Гөлнур Каюмова "Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән”. Казан. "Яңалиф” нәшрият йорты. 2003;
        Бу методик ярдәмлекләрне әдәбият укытканда уңышлы кулланып була. Алар балаларга әдәбиятны тирәнтен үзләштерергә, ныклы белем алуга ирешергә булыша, иҗади фикер йөртергә өйрәтә һәм әхлак тәрбиясе дә бирә.
        Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә.
Сәхифә: Чыгыш | Өстәде: Redaktor (14.11.2011) | Автор: Шәрәпова Рамилә Мөдәрис кызы
Карап алулар: 9784 | Теглар: Сәләтле укучылар белән эшләү | Рейтинг буенча: 3.5/6
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: