Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Татар теле hәм әдәбияты

ХИКӘЯ СЮЖЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
Максат: Хикәя сюжетының эчтәлеген табарга өйрәнү.
Өйрәнелә торган әсәр: Андрей платонов. Аллы-гөлле күбәләк.
Дәрес барышы:
I. ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1. Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы:
алдагы дәресләрдә нинди УМ чиштек?
Көтелгән җавап: Хикәя сюжетының үзенчәлеген өйрәндек.
Укытучы: Хикәяләрнең сюжет үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң?
Көтелгән җавап: Геройларның тормышларын, эчке кичерешләрен, холыкларын ачу өчен бирелгән вакыйга сюжет була. Сюжет эчендәге вакыйга хәрәкәте үстерелеш, кульминацион нокта һәм чишелеш дип атала. Һади Такташ үзенең "Хикәяне ничек язарга?” дигән мәкаләсендә хикәянең төп нигезе итеп дүрт әйберне атый. Беренче – хикәянең герое, аның характеры, геройның тормышка карашы. Икенче – хикәянең сюжеты. Өченче – төп теләге. Дүртенче – буявы.
Үзбәя. "5”- модельгә карамыйча мөстәкыйль җавап бирү; "4”- модельгә карый – карый сөйләү; "3”- тулысынча модель һәм дәреслеккә таянып сөйләү.
2.Өй эшләрен тикшерү: балалар үзләре иҗат иткән хикәяләрне уку.
Үзбәя.
3.УМ кую ситуциясе.
Укытучы: Бүгенге дәрестә анализлау өчен Андрей Платоновның "Аллы – гөлле күбәләк” әсәре белән танышып килергә тәкъдим ителгән иде. Бу әсәр нинди жанрга карый?
Көтелгән җавап: Хикәя.
Укытучы: Димәк, без бүгенге дәрестә дә хикәя сюжеты турында өйрәнүне дәвам итәрбез. Төгәлрәге, хикәя сюжетының эчтәлеген табарга өйрәнербез.
II. УМ чишү.
1.”Аллы – гөлле күбәләк” хикәясен вакыйгаларга бүлеп, өлешләп уку. Вакыйгаларның сюжет булып бәйләнүенә игътибар итү.
Беренче өлештәге вакыйга карт ананың баласын күрәсе килүе турында. Ул – сюжетның башы, төенләнү өлеше.
Икенче өлештәге вакыйга Тимурның китеп югалуы һәм ананың күп еллар буе улының кайтуын көтүе турында сөйли. Аниса карчыкның борчылуы артканнан – арта, ә улының анасына карата булган мәхәббәте, киресенчә, кими – кими юкка чыга. Бу өлештә ана хисенең дәрәҗәсе артканнан – арта бара, шуның өчен бу вакыйга - сюжетның үстерелеш өлеше.
Өченче өлештә ана хәсрәте дә, улы хәсрәте дә арта –арта иң югары дәрәҗәгә җитә. Сюжетның кульминацион ноктасы.
Соңгы өлештә ана белән ул күрештеләр. Киеренкелек бетте. Күрешү вакыйгасы сюжетның чишелеш өлеше булды.
Үзбәя. "5”- мөстәкыйль рәвештә сюжетның барлык өлешләрен дә дөрес билгеләү; "4”- модельдән файдаланып, сюжет өлешләрен дөрес билгеләү; "3”- сюжет өлешләрен төркемдәге иптәшләре ярдәмендә генә дөрес билгеләү.
2. Укытучы: Ничек уйлыйсыз, хикәяне анализлауда чираттагы адымыбыз нинди булыр?
Көтелгән җавап: Малайның холкына бәя бирү, Аниса карчык сыйфатларын табу.
Укытучы: Малайның холкын ничек бәяләрсез?
Көтелгән җавап: Ул үзе турында гына уйлый. Аның өчен дөньяда үз теләген тормышка ашырудан да мөһимрәк нәрсә юк. Ә теләге – матур күбәләк тоту һәм һавадагы йолдызны алу. Ул – үз хыялы эчендә генә яши торган малай. Ләкин бәлагә тарыгач, шунда ук әнисен исенә төшерә.
Укытучы: Аниса карчыкка нинди сыйфатлар хас?
Көтелгән җавап: Ананың әсәрдә күренгән сыйфаты – баласына чиксез мәхәббәте. Ана мәхәббәте шулкадәр көчле, ул ташлап киткән баласын берсүзсез гафу итә, үлемен җиңә, калган гомерен баласына бүләк итеп калдыра.
Укытучы: Һади Такташ үзенең мәкаләсендә сәнгать алымнарын хикәянең буявы дип атаган иде. Әсәрдән әнә шул "буяуларны” табып карыйк әле.
Көтелгән җавап: Төп сәнгать алымы (буявы) – арттыру. Ана мәхәббәте үлемне дә җиңә, улын да яшәртә. Хыялыннан Җиргә әйләнеп кайткан Тимурда анасына карата мәхәббәт уяна һәм аның мәхәббәте таш кыяларны җимерә.
Үзбәя.”5”- геройларга дөрес характеристика бирү, сәнгать алымнарын табу; "4”-геройларга характеристика бирү; "3”-геройларның сыйфатларын өлешчә генә күрсәтү.
3.Укытучы: алга таба мин сезгә малайның юлдан менеп китү турындагы өлешне кабат укып карарга тәкъдим итәм.(Малайның юлдан тауга менеп китүе турындагы урынны кире кайтып укыту, кыскартылган өлешен укучыларга укып күрсәтү:
Аниса карчыкның ишеткәне бар: ул сукмакны өлкәннәрне дә, балаларны да яратмый торган кеше салган, имеш. Тауга таба сукмак салып киткән дә, шуннан әйләнеп кайтмаган. Аны берәү дә эзләмәгән, хәтта искә дә алмаган. Аның бу дөньяда салган сукмагы гына калган. Ул сукмакка аяк басучы да булмаган. Тимур гына күбәләкләр тотарга шуннан йөргән).
Укытучы: Укучылар, юлның сыйфатын табарга тырышыйк әле. Бу әсәр эчтәлегенә төшенү өчен әһәмиятле.
Көтелгән җавап: Бу – юньсез кеше салган юл. Ул аны кешеләргә файда булсын дип салмаган, чөнки ул балаларны да, олыларны да яратмаган. Юлның мәгънәсе: Тимур юньсез кешеләргә ияргән.
Үзбәя.
III.Рефлексия, бәяләү.

1. "Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек?”” сорауларына җавап бирү.
Көтелгән җавап: А. Платоновның "Аллы – гөлле күбәләк” хикәясе мисалында эчтәлекне табарга өйрәндек.
2. Дәрескә гомуми бәя кую.
3. Өй эше алу:
мәҗбүри өй эше: теоретик материалны кабатларга (Хикәя сюжетының эчтәлеге, 58 – 63 б.)
Сайлап алырга:
1) хикәянең сюжет эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә;
2)”Коштай” әкиятен йөгерек укырга әзерләнергә
Сәхифә: Татар теле hәм әдәбияты | Өстәде: Redaktor (30.04.2013) | Автор: Сәлмәнова Гүзәлия Рафик кызы
Карап алулар: 1409 | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: