Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Татар теле hәм әдәбияты

МИНЕМ ХОЛКЫМ - МИНЕМ ЯЗМЫШЫМ
Максат. Ф.Хөснинең "Йөзек кашы” әсәрендә идеяне билгеләү,укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, баету, аларны иҗади фикерләргә, уйларга һәм үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.Укучыларга язмышларының үз кулларында булуын төшендерү, геройларның холкына бәя бирү аша аларда бары тик матур, күркәм сыйфатлар гына булдырырга теләк, омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер, экран, акбур, такта, йөзек, Р.Фәхреддиннең "Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабы.
Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы.Укучылар,әйдәгез әле кулга – кул тотынышып бер – беребезгә күңелләребездәге матур хисләрне тапшырыйк. Кулларыбыз элемтәче вазифасын башкарырлар. Күзләребезне бер минутка гына йомабыз да үзебезгә карата нинди матур сүзләрне ишетәсебез килсә, шушы сүзләрне уйларыбыз аша иптәшебезгә юллыйбыз. Инде күзләребезне ачабыз һәм бер – беребезгә карап елмаябыз.
Укытучы.Укучылар, бүгенге дәресне мин бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддиннең безгә атап язып калдырган нәсыйхәте белән башлыйсым килә.(Слайдтан берәр укучы укый. "Җәмгыятькә файдалы, чын кеше булу өчен белемле булу гына аз, яхшы холыклы да булырга кирәк”.)
Укытучы. Укучылар, Р.Фәхреддин нинди булырга өндәгән? (Көтелгән җавап: белемле генә түгел, ә яхшы холыклы да булырга кирәк дигән.)
Укытучы. Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән? ( Кешеләрнең холыклары турында.)
Уку проблемасын кую. Ә кеше язмышы аның холкына бәйлеме? Шушы сорауга җавапны без Фатих Хөснинең "Йөзек кашы” исемле лирик – романтик повесте аша ачыкларбыз. Әсәр нәрсә турында иде? (Көтелгән җавап. Әсәр ике егетнең язмышы турында.) Идея сүзен сез гадәти тормышта кулланганыгыз бармы? (Көтелгән җавап. Минем бер идеям бар, фикерем, уем бар дибез)
Ә әсәрнең идеясе дип нәрсәгә әйтәбез? (Көтелгән җавап. Идея ул - сәнгать әсәренең эчтәлегенә салынган төп фикер.) Әдәбият белеме сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, идея сүзенә менә шундый аңлатма бирелә.(2 нче слайдтан укучылар укыйлар.)
(Җаваплар тыңланыла) Бүген без сезнең белән шушы сорауга бергәләп җавап эзләрбез.Моның өчен мин сезгә менә шундый формула тәкъдим итәм.
И= Г1 (С+С+С+С)
Г2 (С+С+С+С)

Формула нигезендә без нәрсә эшләргә тиеш булабыз? (Көтелгән җавап. Конфликтка керүче геройларның сыйфатларын чагыштырырга.)
Сыйфатларда килеп чыккан аерма әсәрнең идеясе була.
Төркемнәрдә эш. Әсәрдә конфликтка керүче геройлар бармы? (Җаваплар тыңланыла.) 1 нче төркем Айдарга хас булган сыйфатларны , 2 нче төркем Госманга хас булган сыйфатларны таблицага яза бара.
(Укучылар Айдар белән Госманга хас булган сыйфатларны төрле вакыйгалар, алар кылган эш – гамәлләр аша билгелиләр.)
1.Авылга алма сатучы килгәч булган вакыйга.
2. Сабантуйда ат чабышында булган вакыйга.
3.Кыз урлау вакыйгасы.
Айдар Госман
1. Матурлыкны күрә, соклана, матур хисләр туа көнче
2. Уйламыйча эшли, кызу канлы,тәвәкәл, атлар ярата Көнче, тәвәкәл, атлар ярата

3. Дуамал,уйламыйча эшли, кызу канлы, сүзендә тора, чын күңелдән ярата. Ялганлый, кеше бәхетеннән көнләшә, мәкерле.
Нәтиҗә: Бәхетсез
Бәхетсез
Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, Айдар һәм Госман тормышта бәхетле булдылармы? Айдарның холкында нинди сыйфатлар күбрәк урын алды? (Көтелгән җавап: кызу канлылык, дуамаллык, сабырсызлык, чыдамсызлык.)
Айдарның бәхетсезлеге нәрсәдә? (Аның эшне уйламыйча ашыгып эшләвендә.)
Идеяне укучылардан таптырабыз. Дуамаллык, эшне уйламыйча эшләү, кеше бәхетеннән көнләшү кебек начар сыйфатлар кешене бәхетсез итәргә мөмкин.
Мәкаль.(3 нче слайд) Ашыкканның башы бәла – казадан чыкмас.
Даими ашыгу бәхет китерми.
Килешәсезме? Ә нинди сыйфат Айдарны бәхетле итәр иде.
(Көтелгән җавап. Сабырлык, түземлелек.)
Укытучы. Әйе, сабыр төбе – сары алтын; сабыр иткән, морадына җиткән, дигән халкыбыз .Әсәрдә татар халкына хас булган сабырлык кебек матур сыйфатларны үзендә туплаучы образ бармы? (Укучылар аның Вәсилә булуын әйтергә тиешләр.)
Укытучы. Ул тормышта бәхетле булдымы? Ни өчен?
Нәтиҗәне укучылардан таптырабыз. Дуамал, чыдамсызлык кешеләр үзләре генә бәхетсез булмыйлар, ә алар үзләре янында яшәүче кешеләрне дә бәхетсез итәргә мөмкиннәр.
Укытучы.Айдар тагын кемнәрне бәхетсез итте? (Көтелгән җавап: әти – әнисен, чөнки ул алар турында кайгыртмады, аларга кайда икәнлеге турында хәбәр бирмәде, картайган көннәрендә терәк була алмады.)
Укытучы.Укучылар, ә Госман ни өчен тормышта бәхетсез булды, аның нинди сыйфаты күбрәк ачылды?(Җаваплар тыңланыла) Татар халкының аңлатмалы сүзлегендә көнләшү сүзенә менә шундый аңлатма бирелә.(4 нче слайд) Халык арасында кайвакыт ак көнләшү белән көнләшәм дип тә әйтәләр. Ул нинди көнләшү икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)
Психологлар болай дип әйтә: ”Ак көнләшү белән көнләшәм” дию, эше уңмый торган кешенең үз – үзен яклау чарасы ул. Шулай әйтеп кеше көнчелек хисләрен яшерергә тели” икән. Ә ничек әйтергә кирәк соң, укучылар? (Көтелгән җавап. Сезнең уңышларыгызга сокланам, яисә сезнең бәхетле булуыгызга шатланам, куанам.)
Укытучы Госман алдау юлы белән бәхеткә ирешә алдымы.? (Җаваплар тыңланыла.) Бәхет ул – үз максатыңа гадел юл белән ирешү.
"Гадәтләр чәчсәң – холык урырсың, холык чәчсәң – язмышыңны урырсың” дип әйткән халкыбыз. (5 нче слайд) Сез моны ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.).

Укытучы.Айдарның таблицага язып куйган иң беренче сыйфатына игътибар итик әле. Ә ни өчен соң анарда шундый начар гадәтләр барлыкка килде? (Ул күп вакыт ямьсез күренешләргә каршы чыкты, дөреслек өчен көрәште). Айдарның ялгышы тагы нәрсәдә? (Дусларны дөрес сайламавында).
Укытучы. Укучылар, дәрес башында куйган соравыбызга җавап бирә алабызмы? Кешенең холкы аның язмышына бәйлеме? (Җаваплар тыңланыла.)
Төркемнәрдә эш.
Рефлексия. Укучылар, тормышта Айдарлар, Госманнар кебек бәхетсез булмас өчен, үзебезне бәхеткә алып баручы сыйфатларны да билгелик. Без аны бәхеткә юл дип атарбыз.Тормышта бәхетле булу өчен үзеңдә нинди сыйфатларны булдырырга тырышырга кирәк? (Һәрбер төркем үзенең формуласын тәкъдим итә, укытучы белән берлектә гомуми сыйфатларны сайлап алалар.)
Бәхеткә юл= Яхшы холык+Яхшы гамәлләр+Сәламәтлек +Тырышлык.
Йомгаклау. Һәрбер йөзекне асылташлардан ясалган кашы бизәп, матурлап тора, ә кешене күркәм холык бизи.Үзегездә менә шундый әллә каян ялтырап, күренеп тора торган күркәм сыйфатлар булдырыгыз, шул чагында үзегез дә йөзек кашыдай күркәм Шәхес булып җитешерсез. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин "Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен – үзе тәрбияли ала”
дип әйткән. "Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – ул тәрбияле баладыр”, тәрбияле булыгыз.
Өй эше. "Минем холкым – минем язмышым” исемле инша язарга.
Сәхифә: Татар теле hәм әдәбияты | Өстәде: Redaktor (13.05.2013)
Карап алулар: 6526 | Фикерләр: 2 | Теглар: Фәния Зарипова | Рейтинг буенча: 3.9/10
Барлык фикерләр: 2
2 Ландыш Шәйдуллина   (24.10.2014 18:28)
бик эчтәлекле дәрес, рәхмәт.

1 Илназ   (25.04.2014 22:00)
Кешенең холкы аның язмышында бик зур роль уйный.Кешеның холкы бик төрле була чөнки кешеләр дә береберсенә охша маганнар. Охшаш кешеләр бар ул дөньяда , лэкин аларның холыклары һәм язмышлары бер төрлы түгел.
Була сабыр холыклы кешелэр. Алар нинди генә хәлдә калсалар да үзләрен тыныч, сабыр
тоталар.Тормышларында аяныч мизгелләрдә дә тирә-юньдэгеләгә авырлык китермичэ, язмышларына буйсыналар.
Без Г Ахуновның “ Артышлы тау буенда” дип исемлэнгэн әсәрен укып бетердек.
Бу әсәрдә без төп герой Хәсән.Бу герой әрсез холыклы була.Ул зурлар әйткәнне тыңламыйча да дусты бн чыгып китә , кыкасы уз дигәненә нинди юл бн булса да
ирешә.Мондый холыклы кеше үз язмышында бөтен нәрсәсен үзе эшләп таба һәм Хәсән шундыйлардан. Аның нефтьче буласы килә, ул укымаган килеш буровойчылар янында эш таба.Соңыннан Хәсән уку йортларында укып кайткач, үзенең бала чактагы хыялын чынга ашыра алачак.
Шулай һәрбер кеше үзенең язмышын узе төзи.Һәберебез тыныч,әрсез,сабер холыкларга ич булыйк.

Исеме *:
Emailы:
Код *: