Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Язмалар » Татар теле hәм әдәбияты

МУСА АКЪЕГЕТНЕҢ “ХИСАМЕТДИН МЕНЛА” ӘСӘРЕНӘ АНАЛИЗ
Тема. М. Акъегетнең "Хисаметдин менла” әсәренә анализ.
Дәрес тибы. Яңа белем һәм күнекмә формалаштыру.
Дәрес төре. Әдәби әсәргә анализ ясау.
 
Максат.
Укытучы өчен. 1. Татарларда тарихи чор нигезендә мәгърифәтчелек хәрәкәте турында төшенчә.
2. Белем эзләүнең (өстәүнең) һәрвакыт мөһимлеген төшендерү, Хисаметдин образы аша үрнәк бирү.
3. Борынгы чор әдәбиты үрнәгендә белемле кеше (укучы) тәрбияләү үрнәге бирү.
Укучы өчен. 1. XIX г. башы өчен агарту эше.
2. Суфичылык хәрәкәтен мәгърифәтчелек алыштыру.
3. Әсәр геройларының белем алу өчен кылган гамләлләрен барлау, кирәген үзеңә урнәк итеп алу.
4. Белем юлында үзара ярдәмләшү, дуслык, үз артыңнан ияртү.
 

Дәрес барышы

10 мин

I. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн.
1. Акуальләштерү: эзлеклелекне саклау максатыннан искә төшерәбез. Без үткән дәрестә сезнең белән нәрсә үттек?
- Язучылардан кмнәрне мисалга китерә аласыз?
- Аларның әдәбиятны алга киткән яңалыклары?
 
 
 Яхшы җавапларга мактау сүзләре.
 
- суфичылык фәлсәфәсе;
- аның XVI-XVII гасырга хас булуы;
- аларның Аллага гына мәхәббәт төшенчәсе белән яшәүләре;
- М. Колый хикмәтләр язып калдыра, нигездә сабырлык;
- У. Имәни гөнаһ кылу, начарылк китерү, яхшылык белән яманлыкка параллель үткәрә.
 
Үзбәя

II. Өй эшен тыңлау.

1. Мәгъфәтчелек хәрәкәте турында сөйләтү.
2. - Теләгән укучыларга белем турында дәфтәргә мәкальләр язып килергә тәкъдим ителгән иде, тактага языгыз. Аңлатыгыз.
3. - Барыгыз өчен дә мәҗбүри булган өй эше: М. Акъегетнең "Хисаметдин менла” әсәрен уку. Анализны башлыйбыз.
 
Яхшы җавапларга мактау сүзләре.
Тарихи чор белән бәйләп сөйләү. Дәфтәрдә билгеләмә язалар. Берничә укучы тактага язганда, башкалар дәфтәргә яза.
 
 
 
 
 
Үзбәя

30 мин.

III. Уку мәсьәләсен кую, яңа тема өстендә эшләү

1. - Димәк, мәгърифәтчелек үрнәге әсәрләренең максаты белән танышуга керешәбез.
2. Төркемнәрдә дәфтәргә язабыз:
- сюжет cызыклары;
- фикерләшеп өлешкә бүләбез.
 
 
Яхшы җавапларга мактау сүзләре.
 
 
 
3. М. Акъегет персонажларының максаты – татар милләтен белемле итү (XIX г.). Хәзер шушы мәсьәлә өстендә эшлибез.
  • Хисаметдин менлага характеристика бирү;
  • аның дусларына бәя бирү;
  • Мохтар турында сөйләү;
  • Хәнифә образы аша мөселман кызларына бәя;
  • хөррият сүзенә укучыларның мөнәсәбәтен тыңлау.
Яхшы җавапларга мактау сүзләре.
 
4. Белемгә кагылышлы урыннарны җыеп укыту.
5. - Халыкны белемле итүдә каршылыклар бармы?
6. - Укучылар белем алу җиңелме? Без моны алдагы сыйныфлардан нинди әсәрләрдә күрдек? Димәк, алдыгызга куелган максатка ирешүдә һәрчак каршылык булачак.
7. М.Акъегет татар әдәбиятына нинди яңалык алып килгән?
 
Яхшы җавапларга мактау сүзләре.
Сюжет cызыклары:
1. Хисаметдин – Хәнифә, Әбүзәр, Зурколаков, Гайсә.
2. Мохтарның баюы.
3. Бикбулат менла, Гали бай.
Өлешләр:
1. Тырышып белем алу - белем китергән уңыш
Үзбәя
 
1. Аерым төркемдә (китаптан укып) портретын төзү.
2. төркиядә белем алган халыкка тарата: китап алып кайтып тарата, дини, авыл ярлыларының балаларын укыта.
3. Хәерче Тефлистә сәүдәгәр
4. Мәхәббәттә тугры, эшчән, азатлыкка омтыла
5. Азатлык булуын аңлаталар: 138 б. VI б. башын кычкырып уку.
 
 
Үзбәя
 
 
Кычкырып укыйлар, анализ, югарыда анализланган персонажлар белән бәйлелеген раслыйлар.
VII б. тулысы белән татар халкын белемле итү турында икәнен, андагы күтәрелгән мәсьәләне аңлаталар.
3нче сюжет сызыгы өстендә эшлиләр. 133 биттән бу мөнәсәбәтнең дәрәҗәсен билгелиләр. К. Насыйри "Әбүгалисина”, Ә.Еники "Матурлык” (укучыларның фикерләре).
 
Повесть жанрын тудырган, дин һәм дөньяви белем мәсьәләсен күтәргән, татарларны көнбатыш илләр дәрәҗәсенә килгән.
Үзбәя

5 мин

IV. Ныгыту

1. Бу әсәр бүгенге көндә акуальме?
2. Бүген нинди белем алу юллары бар?
3. Укытучы кирәкме?
Укытучы җаваплымы? (укытучының юнәлеш бирүче ролен раслау).
Яхшы җавапларга мактау сүзләре.
Уңай җавап (байлык, акча,
хәерчелек һ.б.). Китапханә, электрон ресурслар, вакытлы матбугат.
Төрле эчтәлекле җаваплар.
 
Үзбәя

V. Рефлектив бәяләү

1. Алдагы дәресләрнең берсендә "Белем тантанасы” дигән инша булачагы турында дәфтәргә яздыру.
2. Үзбәядән чыгып гомуми билге кую.
3. Өй эше:
 1) К. Насыйри турында өстәмә белем (Теләк белән).
2) Дәреслектән 145 – 148 б. укырга.
3) Дәфтәрдәге сорауга җавап язарга.
Бүгенге дәрес белән бәйләнешне әйтәләр. Алдагы дәрестә һәм өйдә сочинение язуга әзерлек эшләре алып баралар.
 
 
 
 
 
 К.Насыйриның мәгърифәтчелеге белән М.Акъегет арасында аерманы языгыз.

Сәхифә: Татар теле hәм әдәбияты | Өстәде: Рәдинә (24.03.2012) | Автор: Сәрвәрова Гүзәлия Фәләх кызы
Карап алулар: 10431 | Теглар: Гүзәлия СӘРВӘРОВА | Рейтинг буенча: 4.0/5
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: